Республиканың Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелә

2022 елның 15 июне, чәршәмбе, 12:23

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде. Үзгәрешләр, аерым алганда, республиканың Бюджет кодексына кертелә.

Закон проектын эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Шулай итеп, Татарстан Бюджет кодексы нигезләмә белән өстәлә, аның нигезендә Татарстан Республикасы Юллар фондының бюджет ассигнованиеләре, региональ яисә муниципальара әһәмиятле гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын төзү (реконструкцияләү), капиталь ремонтлау һәм ремонтлау эшләре башкарылган очракта, юлның транспорт чарасы йөрү өлеше белән бер тигезлектәге трамвай юлларын (контакт челтәрләреннән һәм югары көчәнешле подстанцияләрдән гайре) ремонтлауга, капиталь ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә җибәрелергә мөмкин.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Юллар фонды акчаларын җирле бюджетларга күрсәтелгән максатлар өчен субсидияләр рәвешендәге бюджетара трансфертлар бирүгә җибәрү мөмкинлеге дә карала.

Шул рәвешле, шәһәр рельс транспорты инфраструктурасын яңарту һәм үстерү өчен шартлар тудырыла.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International