Кайбер салымнар буенча ташламалы ставкалар озайтыла

2022 елның 15 июне, чәршәмбе, 12:29

Дәүләт Советы утырышында «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына һәм «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Әлеге закон проекты салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен билгеләнгән ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булуын озайтуны күздә тота.

2019 елның 1 гыйнварына кадәр гражданнар тарафыннан бакчачылык, яшелчәчелек яки дача хуҗалыгын алып бару өчен төзелгән коммерцияле булмаган бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләренә, шулай ук коммерцияле булмаган оешмаларга карата гомуми файдаланудагы мөлкәт булган мөлкәткә карата салым салудан азат итү каралган. Салым ташламасы социаль һәм бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. 2020 елда салым ташламасыннан 1 салым түләүче файдаланган, ташламалар суммасы 0,1 млн сум тәшкил иткән.

Сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт ихтыяҗлары өчен файдаланыла торган социаль-мәдәни өлкә объектларына карата, федераль бюджеттан, Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм җирле бюджетлардан финанслана торган оешмалардан тыш, халыкның медицина ярдәме сыйфаты белән канәгать булуын арттыру һәм халыкның физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче өлешен арттыру максатларында 0,1 процент күләмендә түбәнәйтелгән салым ставкасы билгеләнгән. 2020 елда салым ташламасыннан 52 салым түләүче файдаланган, күләме 176,2 млн сум.

Россия Федерациясе Салым кодексы белән РФ субъектларына салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы һәм салым салу объекты сыйфатында чыгымнар күләменә киметелгән керемнәрне сайланган салым түләүчеләр өчен, салым түләүчеләр категориясенә карап, салым ставкаларын 5тән 15 процентка кадәр билгеләү хокукы бирелде.

Татарстан Республикасында республика икътисадының реаль секторындагы төп тармакларга ярдәм итү максатларында эшчәнлекләрен эшкәртү производстволарында, электр энергиясе, газ һәм су җитештерүдә һәм бүлүдә, шулай ук төзелештә алып баручы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен әлеге салым буенча салым ставкасы 5 процент күләмендә билгеләнгән. Мондый махсус салым режимын кулланучы һәм салым салу объекты сыйфатында чыгымнар күләменә киметелгән керемнәрне сайланган калган салым түләүчеләр өчен салым ставкасы 15тән 10 процентка кадәр киметелде.

Салым ташламаларының гамәлдә булу вакытын озайту катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында республикада эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Бу нисбәттән чыгыш ясаучы депутат Альмир Михееев билгеләп үткәнчә, документ "санкцион сәясәт шартларында эшкуарлыкка ярдәм итүгә, республика инвестклиматын яхшыртуга, шулай ук азык-төлек куркынычсызлыгы элементы буларак бакчачылыкны яхшыртуга юнәлтелгән".

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International