Пассажирлар йөртү турындагы закон проектына үзгәрешләр кертелә

2022 елның 15 июне, чәршәмбе, 13:26

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законны гамәлгә ашыру турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Хәзер «Татарстан Республикасында автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыруның аерым мәсьәләләре турында» дигән исем алачак закон проекты дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары арасында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру вәкаләтләрен яңадан бүлү турында яңа маддәләр белән тулыландырыла. Аерым алганда, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары тарафыннан пассажирлар ташуны оештыру таләпләренең үтәлешен тикшереп тору үткәреләчәк. Моннан тыш, муниципалитетлар хәзер, ташучылар белән килешү буенча, пассажир транспорты тукталышлары урыннарын раслый алачак. Закон проекты тарафыннан автовокзаллар яисә автостанцияләр территорияләреннән читтә урнашкан даими рәвештә пассажирлар йөртүнең һәм багаж ташуның регионара һәм халыкара маршруты буенча тукталыш пунктларыннан файдалану тәртибе турында яңа статьялар белән тулыландырып, үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты рәисе Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, әлеге закон проекты комитет тарафыннан 2021 ел дәвамында үткәрелгән әлеге өлкәдә законнар мониторингы нәтиҗәләре буенча әзерләнгән. "Закон проекты тарафыннан аның исемен төгәлләштерүгә һәм шуңа бәйле рәвештә хокукый җайга салу предметын төгәлләштерүгә юнәлтелгән республика законына комплекслы үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә, - дип шәрехләде профильле комитет башлыгы, - даими рәвештә пассажирлар йөртү һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турындагы федераль законнарда үзгәрешләргә бәйле рәвештә башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының вәкаләтләренә сизелерлек төзәтмәләр кертелә. Аерым алганда, вәкаләтле органнарга автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында региональ дәүләт контроле кысаларында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру өлкәсендә мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен бәяләү вәкаләте беркетелә».

2022 елның 1 федералендә законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә җайга салына торган тарифлар буенча даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны гамәлгә ашыру мөмкинлеген дәүләт контракты яисә муниципаль контракт төзү очрагында гына түгел, ә  концессия килешүе йә дәүләти-хосусый партнерлык турында яисә муниципаль-хосусый партнерлык турында килешү төзү очрагында да билгеләү тәкъдим ителә.

"Тулаем алганда, закон проекты дәүләт хакимияте органнары, күзәтчелек органнары белән килештерүнең барлык кирәкле процедураларын узды. Әмма урыннарда даими рәвештә пассажирлар йөртү һәм багаж ташу мәсьәләләренең әһәмиятен исәпкә алып, Бөгелмәдә узган комитет утырышында без аны муниципалитетлар белән өстәмә рәвештә эшләргә карар кылдык», - дип саный Александр Тыгин. Төзәтмәләрне торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетына 27 июньгә кадәр җибәрергә мөмкин. Икенче укылышка закон проектын әзерләү срогы 2022 елның 13 июленә кадәр билгеләнгән.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International