Автомобиль юллары буйлап йөрү өчен махсус рөхсәт бирү шартларына үзгәрешләр кертелде

2022 елның 15 июне, чәршәмбе, 13:28

Автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законының 28 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнгән.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, закон проекты тарафыннан автомобиль юллары буйлап йөрү өчен махсус рөхсәт алу өчен авыр йөкле транспорт чарасы күчәренә рөхсәт ителә торган йөкләнешнең ике проценттан ун процентка кадәр артуы күздә тотыла. "Мондый карарны кабул итеп, без бизнесның финанс хәлен яхшыртабыз", - диде Александр Тыгин.

Әлеге үзгәреш, тышкы санкция басымы шартларында хуҗалык итүче субъектларга ярдәм итү максатларында, РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында федераль закон нигезләмәләре белән аңлатылды. Эшләнгән закон проекты республика законнарына шундый ук үзгәрешләр кертә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International