Округларда депутат атнасы

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе, 14:43

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, шулай ук үз сайлау округларында халык бәйрәмнәрендә катнашты. Моннан тыш, депутатлар республика муниципалитетларында үткәрелә торган социаль акцияләрдә катнаштылар.

Бүген, 16 июнь көнне Питрәч районында гражданнарның наказларын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова катнашты.

12 июньдә Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова Кукмара районында Сабантуйда катнашты. Депутат авыл халкын язгы кыр эшләре тәмамлану һәм дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлады, шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. 

12 июнь көнне Балтач районында да Сабан туе булды. Бәйрәмдә Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев катнашты.

12 июньдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов сайлау округындагы эш кысаларында Әгерҗе шәһәрендә узган Сабантуйда катнашты. Депутат билгеләп үткәнчә, бәйрәмдә алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, игенчеләрне, терлекчеләрне, җитештерү предприятиеләре хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Район халкы һәм кунаклары өчен милли уеннар һәм спорт ярышлары оештырылды, концерт программасы белән татар эстрадасы артистлары һәм районның иҗат коллективлары чыгыш ясады.

12 июньдә Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин Баулы районында эш визиты белән булды, анда бу көннәрдә «Сабантуй. АРБА-FEST 2022» узды. Фестивальдә Краснодар һәм Пермь крайларыннан, Свердловск, Самара, Чиләбе, Иваново, Мәскәү өлкәләреннән, Башкортостан, Удмуртия, Татарстан республикаларыннан барлыгы 40 экипаж катнашты.

Леонид Якунин төрле милләтләрнең йорт-хуҗалыкларын карады, декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәсе белән танышты, авто-туристлык фестивалендә катнашучылар белән очрашты, Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров белән бергә Баулы районы алдынгыларына һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды.

8 июньдә Кукмарада «Татарстан – ныклы гаиләләр территориясе» акциясе узды, анда Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова катнашты.

«Татарстан – ныклы гаиләләр территориясе» акциясендә гаиләдә мәхәббәт һәм тугрылык, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, патриотизм, актив тормыш позициясе булган гаиләләр катнаша. Кукмара зона фестивалендә Арча, Саба, Теләче, Кукмара, Балтач районнарыннан килгән гаиләләр катнашты.

6 июнь көнне Яр Чаллыда Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов инициативасы белән грек-рим көрәше һәм татарча көрәш буенча спорт турниры узды. Ярышларда Татарстанның 11 шәһәреннән һәм районыннан 230 спортчы һәм Оренбургтан килгән кунаклар катнашты. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле бүләкләр, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

4 июнь көнне Әгерҗе районының Кадрәк авылында мари мәдәниятенең «Семык» республика бәйрәме узды. Дәүләт Советы исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев сәламләде. Бәйрәмгә Татарстан Республикасы районнарыннан делегацияләр һәм фольклор коллективлары, шулай ук Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан, Киров, Свердловск өлкәләре, Алтай краеннан кунаклар килде.

4 июньдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Әлмәт районына эшлекле сәфәр кылды, анда бакчачылар белән очрашты. Очрашуда подъезд юлларын ремонтлау, электр белән тәэмин итү, бакчачылык берләшмәләрен координацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

3 июньдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Буа һәм Чүпрәле районнарында эшлекле сәфәр белән булды.  Район халкы күтәргән мәсьәләләр (алимент йөкләмәләрен үтәү, социаль ярдәм чаралары күрсәтү, җир мөнәсәбәтләре, мәгариф һ.б.) депутат тарафыннан эшкә алынды.

Гомумән алганда, бу атнада республика һәм Казан шәһәре депутатлары «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә гражданнардан килгән 40ка якын мөрәҗәгатьне карады.

Аерым алганда, Дәүләт Советы депутаты Валерий Власовка Мариупольдән 19 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән. Ул туган шәһәрендә университетта икенче курста укый. Хәзер укуны Казан вузларының берсендә дәвам итәргә планлаштыра, әмма керү өчен Мариуполь уку йортыннан өлгереш турында мәгълүматлар кирәк. Әмма Украина ягы аларны бирә алмый. Яшь кеше бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорый.

Әлмәттән күп балалы гаилә депутат Таһир Һадиевның бәхәсле ситуациядә ярдәменә өметләнә. Администрация сак зонасында урнашкан йортны газлаштыру буенча эшләр башкарудан баш тарта.

Әлмәттә яшәүче бер ханым депутат Азат Хамаевка капремонт үткәрүне тизләтүне сорап мөрәҗәгать итте, аларның йортыннан түбә аша үтеп  фатирларга су керә.

Дәүләт Советы депутаты Айрат Зариповка югары ешлык материалын булдырган Биектау районында яшәүче мөрәҗәгать иткән,  ул депутаттан аны сертификацияләүдә ярдәм сорый.

Депутат Дмитрий Самаренкин Лаеш районыннан тугыз бала анасын кабул итте. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.

Дәүләт Советы депутаты Ренат Сибгатуллин Түбән Камада яшәүче бер ханымга колак аппараты алырга ярдәм итте. Ханым депутатка Түбән Кама районының «Бердәм Россия» җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә мөрәҗәгать иткән булган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International