Фәрит Мөхәммәтшин "Ел табибы - Ак чәчәкләр-2022»республика премиясе лауреатларын котлады

2022 елның 17 июне, җомга, 21:18

Бүген Казанда «Ел табибы - Ак чәчәкләр – 2022» республика премиясен тапшыру тантанасы булды. Тантаналы чара медицина хезмәткәре көненә багышланган иде. Республиканың иң яхшы табибларына бүләкләрне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, танылган медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре тапшырдылар.

"Табиб - ул тумыштан бирелгән сәләт, –  дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, медицина хезмәткәрләренә, сәламәтлек саклау ветераннарына, республиканың күпмилләтле халкы сәламәтлеге сагында торучыларга мөрәҗәгать итеп, – Кешенең күңелен аңлый алу, аның халәтен тою, гражданлык бурычы һәм җаваплылык, сабырлык  -  әлеге һөнәргә хас булган төп  сыйфатлар".

Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда сәламәтлек саклау системасын үстерүгә һәм халыкның сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирелүен әйтеп узды.  Медицина учреждениеләренә капиталь ремонт ясала, алар җиһазлар һәм транспорт белән тәэмин ителә, авыл җирлегендә фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә.

Фәрит Мөхәммәтшин сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар мәсьәләләренә аерым тукталды. Республикада медицина югары уку йортлары һәм колледжлар, фәнни оешмалар һәм өзлексез белем бирү учреждениеләре тарафыннан тәкъдим ителгән көчле медицина мәктәбе бар. "Бу бик мөһим, чөнки табиб - ул бөтен гомер буена белем алуны, дәвалауның яңа ысулларын даими өйрәнүне таләп итә торган һөнәр", - диде ул.

Бүген, Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, табиблар алдында яңа чакырулар тора. Күп кенә табиблар Донбасста яшәүче  халыкка, шулай ук Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтәләр.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков билгеләп үткәнчә, быел республиканың сәламәтлек саклау өлкәсенә 102 ел була. «Безнең алда бик җитди бурычлар куелган: туучылар санын арттыру, үлем-китем санын киметү, медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген яхшырту, – диде ул, –алар барысы да уңышлы үтәләчәк дип ышанам». Сүз дә юк, Республикада сәламәтлек саклауны үстерү өчен күп нәрсә эшләнә, әмма төзелгән медучреждениеләр һәм җиһазлар табибларның оста кулларында гына нәтиҗәле эшли, дип ассызыклады министр.

Видеоэлемтә системасы буенча республиканың медицина хезмәткәрләре адресына сәламләү сүзләре белән Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко мөрәҗәгать итте.

«Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика премиясе Татарстанда 2008 елдан башлап республиканың иң яхшы табибларына бирелә, быел тантана 14 нче тапкыр узды. Премиянең исеме танылган татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның «ак халатлы кешеләргә» багышланган «Ак чәчәкләр»романы хөрмәтенә бирелде. Исегезгә төшерәбез, автор үз әсәрендә профессор Әбүзәр Таһировның тормыш юлы турында сөйли, баласын дәвалаганы өчен рәхмәт йөзеннән бүләк тәкъдим иткән анадан табиб рәхмәт йөзеннән ак чәчәкләр китерүен сорый. Гади ак чәчәкләр табиб өчен медицина һөнәрендә чисталык һәм риясызлык символына әйләнә. Бу идея республика премиясе нигезендә дә ята.

Бу еллар эчендә киң җәмәгатьчелеккә йөзләгән табибларның, профессионалларның, тормышын башкаларга ярдәм итүгә багышлаган кешеләрнең исемнәре билгеле булды. Быел премияләр биш номинациядә - «Ел медицина хезмәткәре», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы», «Уникаль очрак», «Сәламәтлек саклау легендасы», «Ел табибы»бирелде.

Коллегалары тарафыннан ТАССРның атказанган табибы, ТР атказанган фән эшлеклесе, Россия акушер-гинекологлар җәмгыятенең мактаулы әгъзасы, медицина фәннәре докторы, КДМУның В.С. Груздев исемендәге акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры Лев Козлов "Сәламәтлек саклау легендасы" дип аталды.

Профессиональ бурычны намуслы үтәгәне өчен медицина берләшмәсе йөрәк-кан тамырлары хирургы, КДМУның йөрәк-кан тамырлары һәм эндоваскуляр хирургия кафедрасы мөдире, Регионара клиник-диагностика үзәгенең кардиохирургия юнәлеше җитәкчесе, ТР һәм РФ атказанган табибы, медицина фәннәре докторы Роина Джорджикияне бертавыштан "Ел табибы" дип таныды.

Иң яхшы медицина хезмәткәре дип Актаныш РҮХнең Аккүз  фельдшеры Ләйсән Анамова, беренчел звеноның иң яхшы табибы итеп Кама Тамагы РҮХнең гомуми практика табибы Олег Наумов танылды. «Уникаль очрак» номинациясендә Балалар республика клиник хастаханәсе коллективы бүләкләнде. Татарстан Республикасы Президентының махсус бүләге – автомобиль Баулы районы ФАП мөдире Рәзинә Мөгиновага тапшырылды.

Бүген «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Фәрит Мөхәммәтшин район хастаханәләре өчен 17 автомобиль ачкычы тапшырды. Федераль һәм республика бюджеты акчалары хисабына сатып алынган автомобильләр табибларны өйгә чакыруларга хезмәт күрсәтү, пациентларны хастаханәләргә илтү, шулай ук дару препаратларын ерак районнарда яшәүчеләргә җиткерү өчен файдаланылачак.

"Бүген сезгә медицина тагын да тизрәк һәм үтемле булсын дигән теләк белән автомобильләр тапшырабыз, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, район хастаханәләренең баш табибларына мөрәҗәгать итеп.

Соңгы өч елда гына да республиканың медицина оешмаларына 700 млн. сумнан артык суммага 500дән артык автомашина тапшырылган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International