Ленар Зарипов Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде

2022 елның 22 июне, чәршәмбе, 12:51

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Актаныш районында булды, анда ул район Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Муниципаль депутатлар район башлыгы Энгель Фәттаховның отставкасын кабул иттеләр һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын күптән түгел «Сетевая компания» ААҖ филиалы - «Төзелә торган объектлар дирекциясе» директоры вазыйфасын башкарган, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ленар Зариповка йөкләделәр.

Парламент башлыгының эш сәфәре Актанышның Җиңү паркында Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, матәм чаралары республиканың барлык муниципалитетларында уза. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, район Советы депутатлары кешелек тарихында иң канкойгыч булган Бөек Ватан сугышында ятып калган батырлар истәлегенә чәчәкләр салдылар. 

Актаныш муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы көн тәртибендә төп мәсьәлә кадрлар турында булды. Агымдагы елның июнь башында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов отставкага биргән иде.

«Татарстан җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе дә җирле үзидарәнең нәтиҗәле булу, муниципаль берәмлекләрне уңышлы үстерү, халыкның социаль инфраструктурадан,  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләреннән бертигез дәрәҗәдә файдалана алуны тәэмин итү мәсьәләләренә гаять зур игътибар бирә. - диде Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып. Парламент башлыгы муниципаль дәрәҗәдә куелган бурычларны хәл итү җитәкчегә, аның абруена, максатчанлыгына һәм уңышлылыгына бәйле булуына басым ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Энгель Фәттаховның бөтен һөнәри юлы диярлек район белән тыгыз бәйләнгән. Район башлыгының актив позициясе, республика җитәкчелеге ярдәме белән районда җәмәгать урыннарын төзекләндерү, торак, социаль объектлар һәм юллар төзү һәм капиталь ремонтлау, «Безнең ишегалды» программасы һәм башкалар буенча күп кенә проектлар гамәлгә ашырылган. Актаныш муниципаль районнарының социаль-икътисади үсеше рейтингында 2021 ел нәтиҗәләре буенча 12 урында урнашкан. Районның авыл хуҗалыгында да уңышлары зур.

«Сүз дә юк,  бу казанышлар – барлык Актаныш районы халкының уртак хезмәт җимеше, – дип саный парламент башлыгы, – шулай да эшне оештыруда, максатлар куя белүдә, республика хакимияте органнары, халык белән тыгыз хезмәттәшлекне тәэмин итүдә Энгель Нәвап улының өлеше бәяләп бетергесез зур».

Фәрит Мөхәммәтшин Энгель Фәттаховка уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде. «Эшләр шактый эшләнде, әмма тормыш дәвам итә, – диде ул, – Энгель Нәвап улының бүгенге абруе, тәҗрибәсе киләчәктә, һичшиксез, республикабыз өчен файдалы һәм кирәк булачак».

Энгель Фәттахов, үз чиратында, шулай ук озак еллар дәвамында бергә эшләгән һәркемгә рәхмәт белдерде. "Актаныш - авыл хуҗалыгы  районы, – дип билгеләп үтте ул, – без – игенчеләр, һәм безнең иң зур казанышыбыз - яхшы икмәк уңышы. Район төрле елларда республикада алдынгы булды, без һәрвакыт 200 мең тонна ашлык үстерергә тырыштык, һәм безгә моңа ирештек. Районда терлекчелек тә үсә". 

"Киләчәктә дә хезмәт эшчәнлегемне туган районда дәвам итәсем килә", - дип тәмамлады сүзен Энгель Фәттахов.

Дәүләт Советы Рәисе алда торган бурычлар турында сөйләгәндә, барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшенең төп приоритеты – гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү, дипбасым ясады. "Бу бурычларны хәл итү өчен районда абруйлы лидер җитәкчелегендә нәтиҗәле эшләүче команда булдырырга кирәк, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – район Уставы нигезендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән элек район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнгән Ленар Зарипов кандидатурасы тәкъдим ителә".

Ленар Зарипов-Актаныш районы Күҗәкә авылында туган. Әтисе озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче урыннарда эшләгән, ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайланган. Ленар Зарипов үзе электромонтердан «Электр челтәрләре компаниясе» ААҖ филиалы – «Яр Чаллы электр челтәрләре» директорына кадәр хезмәт юлының барлык баскычларын узды.

Актаныш районы Советы депутатлары республика Президенты тәкъдим иткән кандидатураны бертавыштан хупладылар. Энгель Фәттаховның отставкасы бер «каршы» тавыш белән күпчелек хуплавында кабул ителде.

Бүген үк Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясовның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Район Уставы нигезендә, хәзерге вакытта әлеге вазыйфага конкурс игълан ителде, аңа нәтиҗә ясаганчы, Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ленар Зариповка йөкләнде.

Әлеге карар кабул ителгәннән соң Ленар Зарипов Татарстан Президентына үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул шулай районның күп кенә күрсәткечләр буенча ирешелгән уңышларын саклап калырга тырышачагын әйтте.

"Бүген без Энгель Нәвәп улына районда эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча диярлек башкарылган эшләре өчен бик күп рәхмәт сүзләре ишеттек, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышка нәтиҗә ясап, журналистлар белән аралашканда, – Актаныш районы үз үсешенең яхшы икътисади, социаль һәм мәдәни рельсларына куелган. Депутатлар Президент тәкъдим иткән Ленар Зарипов кандидатурасын хуплавына шатмын. Аның җитәкчелегендәге районның уңышлары тагын да артыр дип ышанам. Актаныш районында татар халкының теле, гореф-гадәтләре саклана. Моннан тыш, авыл халкына ярдәм итеп, без авыл икътисадын гына үстереп калмыйбыз, бәлки республикада яшәүче барлык халыкларның мәдәни кодын да саклыйбыз. Милләтнең теле һәм гореф-гадәтләре авылда саклана".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International