Фәрит Мөхәммәтшин Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Совет утырышында катнашты

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе, 16:13

Бүген Мәскәүдә милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Совет утырышы узды, аны РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе урынбасары, Совет рәисе Константин Косачев алып барды. Парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, 2020 елда гомумроссия тавыш бирү нәтиҗәләре буенча илнең төп Законына кертелгән төзәтмәләрне һәм бүгенге вәзгыятьне исәпкә алып, Россия дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Видеоконференция режимында оештырылган утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе, Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Совет рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Төбәкләрдә Стратегияне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышуда шулай ук РФ Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, РФ Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев, Россия Фән һәм югары белем министры урынбасары Григорий Гуров, РФ Мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, төбәкләрнең дәүләт хакимиятенең закон чыгару һәм башкарма органнары, мәгариф оешмалары, дини берләшмәләр, иҗтимагый оешмалар, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге җитәкчеләре катнашты.

"Быел РФ Дәүләт милли сәясәте стратегиясенә 10 ел тула, - дип басым ясады Константин Косачев, утырышны ачып, - әлеге документны кабул итү бик вакытында һәм мөһим чара булды. Аның әһәмияте бәяләп бетергесез, чөнки стратегия кабул ителгәч, безнең илдә милли сәясәтне гамәлгә ашыруга программа-максатчан якын килү барлыкка килде, федераль үзәк һәм төбәкләрнең бу өлкәдә вәкаләтләре төгәл билгеләнде һәм беркетелде». Константин Косачев сүзләренә караганда, Стратегия берничә дәүләт программасын, шулай ук Төбәк дәрәҗәсендәге документларны кабул итү өчен нигез булып тора.

Татарстан, узган ел үткәрелгән милләтара мөнәсәбәтләр торышы мониторингы күрсәткечләре буенча, дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча төбәкләр арасында лидерлар өчлегенә керде.

Видеоэлемтә режимында узган утырышта шулай ук Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев катнашты.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International