Яшел Үзәндә төбәкара елга буйлап йөк ташуларны үстерү буенча утырыш узды

2022 елның 24 июне, җомга, 10:31

Татарстан, Чуашстан, Марий Эл, Самара һәм Ульяновск өлкәләре төбәкләр арасында елга буйлап йөк ташуларны үстерү өчен "Берләшкән Идел-Кама судно йөртү компаниясе" акционерлык җәмгыятен оештырырга планлаштыралар. Бу хакта 23 июньдә Яшел Үзәндә А.М.Горький исемендәге суднолар төзү заводында узган Туризм һәм туризм инфраструктурасын үстерү буенча РФ ФҖ Дәүләт Думасы комитетының күчмә утырышында билгеле булды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, федераль һәм республика профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Утырышның төп темасы – эчке су туризмын һәм пассажирлар ташуны үстерү мәсьәләләре. «Су янында урнашкан төбәк буларак, Татарстан өчен елга туризмы бик мөһим. Без бу мәсьәлә буенча төрле дәрәҗәләрдә фикер алыштык. Бүген без эчке туризм турында туристлык юнәлешенең төп двигателе буларак сөйлибез", - дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева, утырышта катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп.

Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, Татарстанда туристлык тармагы 2021 елдагы дәрәҗәгә әйләнеп кайтты дияргә була. Узган ел республикага туристлар агымы 3,3 миллион кеше тәшкил иткән, бу 2019 ел күрсәткечләреннән 92% ы.. Елга туризмына да ихтыяҗ елдан-ел арта.

Сергей Иванов фикеренчә, бүгенге көндә Идел буе федераль округында елга суднолары белән хәл аңлаешсыз булып кала бирә. Кешеләрне су өслеге буенча йөртүче пассажир суднолары аз, ә булганнары бик искергән. "Бөек Идел юлы" проекты кысаларында без төбә эчендә һәм төбәкара елга буенча пассажирлар ташу буенча сынау кластеры булдырырга тәкъдим итәбез, - диде ул, - әлеге проектның төп звеносы елга судноларын модернизацияләү булачак. 2024 елга 9 судно төзелергә тиеш, ә 2030 елга 27 пассажир судносы төзү планлаштырыла».

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов төбәкләр арасында елга буйлап йөк ташуларны торгызу мәсьәләсен хәл итүнең берсе итеп Идел-Кама суднолар йөртү компаниясен булдыруны күрә. «Без «Берләшкән Идел-Кама суднолар йөреше компаниясе» акционерлык җәмгыятен оештырырга телибез, аның составына биш регион керәчәк». Исегезгә төшерәбез, Петербург халыкара икътисадый форумында Россиянең биш төбәге, шул исәптән Татарстан җитәкчеләре «Бөек Идел юлы» төбәкара туристик проектын гамәлгә ашыру буенча Ростуризм белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International