Парламентарийлар "Бөек Идел юлы" проекты кысаларында елга туризмын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2022 елның 24 июне, җомга, 15:44

Бүген Чабаксарда (Чувашия Республикасы) «Эчке туризм эрасы: инфраструктура, мастер-планнар, икътисад» темасына түгәрәк өстәл узды. Утырышта Дәүләт Думасының профильле комитетлары депутатлары, Идел буе федераль округының кайбер төбәкләре башлыклары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. ТР Дәүләт Советыннан "түгәрәк өстәл" утырышында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин катнашты.

Дәүләт Думасының Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты рәисе Сангаджи Тарбаев, утырышны ачып, туризм – 50гә якын икътисади юнәлешне бәйләүче тулы кыйммәтле индустрия, дип басым ясады. «Без бүген туризмны керем чыганагы буларак, халыкка – эш урыннарын, территорияләрне үстерү, инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге итеп карарга тиеш. Туризм –эшчәнлекнең бик уңай юнәлеше: ял итәргә баручылар - туристик продукт, каршы алучылар ­- керем алалар, ә дәүләт салымнар ала», - диде ул.

Сангаджи Тарбаев хәбәр иткәнчә, туризм үсешенә якындагы өч елда 160 млрд.сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Бүген Россия Дәүләт Думасы 1996 елда кабул ителгән һәм "мораль яктан искергән" туризм турындагы гамәлдәге законны яңарту өстендә актив эшли. Параллель рәвештә туризм юнәлешләре буенча эш алып барыла, алар инде хәзер үк хәл ителергә тиеш.

"Туризм һәм кунакчыллык индустриясен үстерү" илкүләм проектының төп бурычларының берсе  –туристлык агымын ике тапкыр арттыру, ягъни агымдагы 65 млн кешедән 140 млн.га кадәргә җиткерү,  шулай ук 2030 елга 38 000 номер а яңа номерлы фонд төзү", –  дип билгеләп үтте «Туризм.РФ Корпорациясе" башкарма директоры Сергей Красноперов – «Туризм.РФ " корпорациясе – уңайлы һәм сыйфатлы туристик инфраструктураны үстерүнең профильле институты. Бер ел эчендә без регионнардан һәм шәхси инвесторлардан 560тан артык гариза эшкәрттек. Алар арасыннан без проектларның беренче пулын формалаштырдык, аңа 27 регионнан 53 инвестпроект кергән, финанслауның гомуми күләме 387 млрд.сум, шуның 36,5 млрд. сумын Корпорация бүлеп бирәчәк. Бу проектларны гамәлгә ашыру башланды инде".

Утырышта шулай ук елга туризмын үстерү темасы да күтәрелде. 1 июньнән Чуашстанда Валдай навигациясе ачылды, шул ук вакытта Чабаксардан Татарстанга төбәкара пассажирлар йөртүгә ихтыяҗ зур.

Исегезгә төшерәбез, Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында быел берничә төбәк, алар арасында Татарстан да бар, «Бөек Идел юлы»проектын гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренә караганда, проектны гамәлгә ашыру туристлар агымы елына 5 млн кешегә кадәр артуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Чувашия башлыгы Олег Николаев проектны конкрет вакыйгалар белән баету, шулай ук транспорт хәрәкәтләрен тәэмин итү буенча көчләрне берләштерү өлешендә эшне көчәйтергә тәкъдим итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International