Сиктерме-Хузангай авылының исемен үзгәртү турында гавами тыңлаулар булды

2022 елның 24 июне, җомга, 17:26

Бүген Әлки районы Хузангай авыл клубы-музее бинасында Сиктерме-Хузангай авылын Сиктерме авылына үзгәртү турында ачык тыңлаулар узды. Тыңлауларны Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты оештырды.

ТР Дәүләт Советы адресына Әлки муниципаль районы Советы Сиктерме-Хузангай авылында яшәүчеләр исеменнән авыл исемен үзгәртү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. 2021 елның 7 июнендә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында әлеге мәсьәлә буенча ачык тыңлаулар билгеләү турында Карар кабул ителде. Комитет карары нигезендә ачык тыңлауларны оештыру һәм үткәрү өчен эшче төркем оештырылды, аны профильле комитет рәисе Альберт Хәбибуллин җитәкли.

Бүген җыелышка 109 кеше килде, аларның 106 сы авыл исемен үзгәртү өчен тавыш бирде, 3 кеше каршы чыкты.

Ачык тыңлаулар «Татарстан Республикасында географик объектлар исемнәре өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясы нигезендә үткәрелде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International