Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең төбәк Сәяси советы Президиумы утырышын уздырды

2022 елның 29 июне, чәршәмбе, 16:34

Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы Президиумы утырышы узды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Утырыш барышында "бердәмроссиялеләр" 11 сентябрьдә узачак өстәмә сайлауларда 14 нче номерлы Пионер бер мандатлы сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат булу өчен "Стратегик инициативалар үзәге" директоры Дмитрий Анисимов кандидатурасын хупладылар.  Элегрәк ул партия уздырган алдан тавыш бирүләрдә җиңү яулаган иде. «Без сезнең кандидатураны киләсе өстәмә сайлауларда яклаячакбыз, әмма Сез дә актив рәвештә сәяси көрәшкә кушылыгыз, сайлаучылар белән эшләгез!",- дип мөрәҗәгать итте кандидатка Фәрит Мөхәммәтшин.

Шулай ук Президиум утырышында Татарстанның 32 муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органнарына өстәмә көзге сайлауларда депутатлыкка кандидатлар да килештерелде. Электрон платформада узган алдан тавыш бирүдә  225 кандидат һәм 2300гә якын сайлап алучы катнашты.

Тагын бер оештыру мәсьәләсе – Илшат Вахитов кандидатурасын партиянең Актаныш җирле бүлекчәсе секретаре вазыйфаларын башкаручы итеп килештерү иде. Энгель Фәттаховның вәкаләтләре районда тиешле сайлауларны үткәрүгә кадәр туктатылды.

Президиум утырышында Фәрит Мөхәммәтшин Украина качакларына һәм ДНР һәм ЛНР халкына гуманитар ярдәм җыю акцияләрендә актив катнашучыларга партия Рәисе Дмитрий Медведевның Рәхмәт хатларын тапшырды. «Гомумән алганда, 4 млн. сум акча җыелган, 200 тоннага якын гуманитар йөк белән 14 фура җибәрелгән. Безнең гражданнарның мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер булуы күп нәрсә турында сөйли», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук ярдәм итүләре һәм битараф булмаулары өчен барысына да рәхмәт белдерде. Утырыш ахырында «Бердәм Россия»нең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International