Дәүләт Советында «Парламент каләме» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе, 13:44

Бүген, Халыкара парламентаризм көнендә, ТР Дәүләт Советы китапханәсендә «Парламент каләме» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә төрле чакырылышларда  Дәүләт Советы депутаты булган авторларның , шулай ук  парламентарийлар катнашында нәшер ителгән китаплар тәкъдим ителде. Экспозиция төрле тематик юнәлешләр һәм жанрлар буенча йөзләп басманы үз эченә ала.

Тәкъдим ителгән авторлар арасында  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, беренче чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе Василий Лихачев, беренче, икенче һәм өченче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, танылган татар драматургы Туфан Миңнуллин, беренче-дүртенче чакырылышларда  Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин, биш чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, ТР халык шагыйре Разил Вәлиев, депутатлар Фатыйх Сибагатуллин һәм Рөстәм Закуанов, республиканың башка күренекле сәяси эшлеклеләре, шул исәптән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бар.

Күргәзмәдә шулай ук «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын - кыз депутатлар берләшмәсе һәм «Татарстан-Яңа гасыр» депутатлар төркеме инициативасы белән һәм алар катнашында нәшер ителгән китаплар да тәкъдим ителде. Аерым алганда, «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый» («У войны не женское лицо») китабында ветераннарның истәлекләре һәм сугыш елларында хатын-кызларның батырлыклары турында тарихи фактлар тупланган. Быел «Татарстан-Яңа гасыр»  депутатлар төркеме тарафыннан  Бөек Ватан сугышы елларында яшьли  тылда эшләгән кешеләрнең батырлыгы турында «Яшьләрнең хезмәт батырлыгы» («Трудовой подвиг молодежи») дип аталган  китап дөнья күрде.

Күргәзмә белән парламентның барлык кунаклары да таныша ала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International