Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясе Генераль советының чит илләрдә яшәүче ватандашларга ярдәм итү буенча комиссия утырышында катнашты

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе, 18:19

Бүген «Бердәм Россия» партиясе Генераль советының чит илләрдәге ватандашларга ярдәм итү һәм халыкара хезмәттәшлек буенча комиссиясе утырышында Евразия икътисадый берлеге һәм Союз дәүләте форматында интеграцион процессларны үстерү турында сүз барды, аны комиссия рәисе, Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров алып барды. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе, партиянең Югары советы әгъзасы, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фикер алышуда шулай ук партиянең Югары Советы Рәисе, Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Борис Грызлов, Россия һәм Беларусь берлеге дәүләтенең Дәүләт секретаре Дмитрий Мезенцев, Дәүләт Думасының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе Леонид Слуцкий, Евразия икътисадый комиссиясенең интеграция һәм макроикътисад буенча коллегиясе әгъзасы Сергей Глазьев, парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

"Көнбатыш Россиягә санкция басымын көчәйтә, - дип ассызыклады Сергей Лавров, утырышны ачып, - Союз дәүләте кысаларында безнең гражданнар һәм бизнес өчен Көнбатыш санкцияләре нәтиҗәләрен минимальләштерү, илләрнең икътисадый һәм технологик суверенитетын ныгыту зарур. Россия һәм Беларусь Евразия киңлегендә хезмәттәшлекнең иң югары дәрәҗәсенә иреште, без барлык юнәлешләр буенча да тыгыз элемтәдә торабыз".

Бу көннәрдә Гродно шәһәрендә (Беларусь) Россия һәм Беларусь регионнарының тугызынчы форумы уза, анда, шул исәптән, интеграциянең яңа формалары турында фикер алышалар. Союз дәүләтенең потенциалына ихтыяҗ зуррак вакыт җитте, дип билгеләп үтте утырышта катнашучылар.

Фәрит Мөхәммәтшин иртәгә форум кысаларындагы чараларда катнашачак. Дәүләт Советы Рәисе хәбәр иткәнчә, «Бердәм Россия» партиясе һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы инициативаларына Россия-Белоруссия багланышлары кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне тирәнәйтү буенча ярдәм күрсәтергә ниятли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International