Фәрит Мөхәммәтшин: "Сабантуй күпмилләтле Россия халкының уртак бәйрәменә әверелде»

2022 елның 2 июле, шимбә, 15:40

Кешеләребез пандемияле ике елда Сабан туен сагынды. Гаиләләрне, берничә буынны зур мәйданга җыя ул. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәскәүлеләрне Сабан туе белән котлап, шулай диде.  Бәйрәм узган шимбәдә Мәскәүнең тарихи,  иң гүзәл урыннарыннан берсе – “Коломенское” музей-тыюлыгында гөрләде. Аңа илнең төрле почмакларыннан 250 меңнән артыграк кеше җыелды. Барча халыкны бәйрәм белән Татарстан җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде.

 – Сабан туе – борынгыдан килгән бәйрәм.  Баштан ук авыл хезмәтенә, хезмәтчәннәренә ихтирам йөзеннән, “сабан бәйрәме” буларак билгеләп үтелгән, – дип искәртте  Фәрит Мөхәммәтшин. Хәзер аны шәһәрдә дә, авылда да бәйрәм итәләр. Мәйданга төрле милләт вәкилләренең җыелуы безне бик нык сөендерә. Сабан туе илебездә яшәүче барлык халыклар өчен күпмилләтле бәйрәмгә әйләнде.

Дәүләт Советы Рәисе басым ясап әйткәнчә, Сабан туе быел Россиянең 56 субъектында һәм дөньяның 34 илендә бәйрәм ителә.

– Сабан туе ил буйлап атлый, – дип билгеләп үтте Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников. – Мәскәү Сабантуе төбәкләрдәге бәйрәмне төгәлли. Әмма без йомгак ясамыйбыз, бәлки 2023 елгы Сабантуйга старт бирәбез. Россиядә 197 милләт вәкиле яши. Бердәм булганда, безне беркем җиңә алмаячак!

Бәйрәм кунаклары өчен бик матур тамаша оештырылды. Иртәдән үк мәйданда татар, башкорт җырлары яңгырады, төп мәйданда милли иҗат коллективлары чыгыш ясады. Ә инде көрәш, гадәттәгечә иң күп тамашачыны җыйды.

Мәйдан үзәгендә узган гасырның көнкүрешен чагылдырган татар һәм башкорт “авыл”лары үзенә җәлеп итеп торды. Биредә милли сувенирлар, халык кәсебе әйберләре белән сату оештырылды, татарларның телеңне йотарлык чәкчәге, башкортларның хуш исле балы милли аш-сулар кунакларны әсир итте.
Быел татар “авылын” Мәскәү Сабантуеның күптәнге дуслары – Чаллы мэры Наил Мәһдиев җитәкчелегендә шәһәр вәкилләре “төзегән”. Борынгы сандыклар, самавырлар, агачтан ясалган әйберләр аның йөзек кашы”на әйләнде.

Ә инде Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте мәйданчыгы китап сүзенә сусаучыларны үз тирәсенә җыйды. Ачык һавадагы “китапханәдә” яраткан әсәрләрне уку гына түгел, бәлки әле китап авторлары белән аралашу мөмкинлеге дә ачылды. Сабантуй мәйданчыкларында көне буе “Мөселман халыклары һәм хакимнәре” дигән күргәзмә эшләп торды. Сабантуй кунаклары “Игелекле күршеләр урамы” милли чатырлары аллеясендә төрле бәйгеләр һәм мастер-классларда катнашты, ат спорты ярышларын карады.

Мәйданда татар эстрадасы йолдызлары, “Голос” проекты финалына чыгучылар, “Татарстан” бию ансамбле артистлары һәм башка сәхнә осталары чыгыш ясады. Дәүләт Зур академия театры солисты, Татарстанның атказанган артисты Марат Галинең чыгышы кунаклар өчен чын мәгънәсендә зур бүләккә әйләнде.

Тарихына күз салсак, болайрак. Сабан туе Мәскәүдә узган гасырның 30нчы елларында  билгеләп үтелә башлаган. Башта аны “Нескучный сад”да бәйрәм иткәннәр, ләкин бик күп вакыт дәвамында онытып  торганнар. Бәйрәм 1989 елда гына яңартылды. Әмма бәйрәм урыны берничә тапкыр үзгәртелде. Сабан туе быел “Коломенское”да унынчы тапкыр уздырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International