Окруларда депутат атнасы

2022 елның 5 июле, сишәмбе, 07:25

Дәүләт Советы депутатларының округларда  эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар муниципаль районнарның иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә гражданнарны кабул иттеләр, социаль акцияләрдә катнаштылар, шулай ук үз сайлау округларында халык бәйрәмнәрендә булдылар.

2 июльдә Казанның Мирный бистәсендә бу сезонда беренче тапкыр "Җәйне бергә!" дип аталган чаңгы роллерларында узышу булды. Ярышны Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова ачты. «Безнең Казан һәрвакыт призлы урыннарны алган спортчылар белән дан тота, - диде депутат, ярышларда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, - бүген сынау рәвешендә һәвәскәрләр ярышлары башлана, һәм без чаңгы роллерлары спортның иң яраткан, массакүләм төрләренең берсе булыр дип өметләнәбез".

Ярышларда Чаллы, Әлмәт, Нурлат, Балтач һәм республиканың башка районнарыннан 140 спортчы катнашты.

1 июльдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Республика халкы депутатка торак-коммуналь хуҗалык һәм территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте.

Биектаудан гомер буе туган авылында яшәгән һәм аның бүгенге хәле өчен борчылган 83 яшьлек кеше килгән. Ул халыкның яраткан ял урынына әверелгән биш авыл буасының төзекләндерүгә мохтаҗ булуы хакында сөйләгән. Аның  шулай ук шәхси сорау белән дә мөрәҗәгать иткән. Бөек Ватан сугышы елларында аның бертуган энесе һәлак булган, аның батырлыгы өчен үлгәннән соң II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Әмма туганнары әлегә кадәр бүләк алмаган. Пенсионер бу мәсьәләрне хәл итүдә депутатның ярдәмен сорый.

Чистайда яшәүче кеше дә үз проблемасын хәл итүдә депутатның ярдәменә өмет итә. Аның кызы, беренче төркем инвалиды, чираттан тыш торак алу исемлегеннән чыгарылган. Гаилә чиратта 2013 елдан тора.

Бу һәм башка мөрәҗәгатьләр депутат тарафыннан эшкә алынган.

30 июньдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Яр Чаллыда гражданнарны кабул итте. Автоградта яшәүчеләр медицина хезмәтләре алуда, инвалидлыкны рәсмиләштерүдә, социаль түләүләрдә ярдәм итү мәсьәләләре буенча депутатка мөрәҗәгать итте.

Чаллыда яшәүче кеше 4 нче шәһәр поликлиникасына беркетелгән булган, әмма сәламәтлеге торышы буенча операция уздыру өчен Казан клиникасына юллама алган. Клиника бары тик түләүле нигездә генә хезмәт күрсәтергә әзер. Чаллылыны башка клиникага күчергәннәр, әмма анда операция уздыру өчен кирәкле җиһазлар булмаган. Светлана Захарова мәсьәләне шәхси контрольгә алды, республика клиникасына сорау җибәрде.

Чаллыда яшәүче хатын-кыз депутатка инвалидлыкны рәсмиләштерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. "Сезнең поликлиникагызның баш табибы исеменә һәм мәшгульлек фондына мөрәҗәгать әзерләрбез ", - дип җавап бирде Светлана Захарова.

Очрашуда күтәрелгән җитди проблемаларының берсе – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең памперслар һәм биләүләр белән җитәрлек тәэмин ителмәве. Светлана Захарова шулай ук мәсьәләне шәхси контрольгә алды.

30 июньдә Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова 18 нче шәһәр поликлиникасында булды һәм коллективны узган Медицина хезмәткәрләре көне белән котлады. Идел буе районының 75 меңнән артык кешесенә хезмәт күрсәтә торган поликлиника Казанда иң зур поликлиникаларның берсе. Тантаналы чарада алдынгы хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.

28 июньдә Казанның 15 нче гимназиясендә чыгарылыш балы узды. Мәктәпне тәмамлаучыларны Дәүләт Советы депутаты, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗановны котлады. Депутат аларга тормышта дөрес юл сайларга, куелган максатларга ирешүдә уңышлар, сәламәтлек теләде. Ул шулай ук яшьләргә үз көчләренә ышанырга, кыенлыклардан курыкмаска, һәрвакыт алга барырга киңәш итте.

26 июньдә Ижау шәһәрендә (Удмурт Республикасы) язгы кыр эшләрен тәмамлау хөрмәтенә халык күңел ачулары узды. Сабантуйда  Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде һәм халыкны бәйрәм белән котлады.

25 июнь көнне Тәтеш районының Килдеш авылында «Валда шинясь» республика мордва мәдәнияте бәйрәме узды. Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов ТР Дәүләт Советы Рәисе исеменнән котлау җиткерде һәм барысын да бәйрәм белән котлады.

25 июньдә Можга шәһәрендә (Удмурт Республикасы) Сабантуй узды, анда Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин катнашты.

23 июньдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин Баулы шәһәрендә гражданнарны кабул итте. Баулылылар депутаттан җирле суүткәргеч төзүгә һәм урамнарның берсендә юл өслеген ремонтлауга ярдәм итүен сорадылар.

25 июньдә профиль комитеты рәисе Оренбург өлкәсе Каргалы авылында  узган Сабантуйда катнашты.

22 июньдә республиканың барлык муниципаль районнарында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар узды. Питрәч районының Әлбәден авылында Советлар Союзы Герое Петр Гавриловка бюст ачу тантанасы булды. Сугыш кырларында һәлак булган ватандашларыбыз истәлеген мәңгеләштерү чараларында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев катнашты.

19 июньдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин Бәрәңге бистәсендә (Марий Эл Республикасы) Сабантуйда һәм мари халкының  «Пеледыш пайрем» дип аталган милли бәйрәмендә  катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International