Фәрит Мөхәммәтшин У Инцин белән очрашты

2022 елның 5 июле, сишәмбе, 12:30

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцин әфәнде белән очрашты. Кытай дипломаты Татарстанда үз миссиясен тәмамлый.

Фәрит Мөхәммәтшин, аңа уртак эше өчен рәхмәт белдереп, Россия белән Кытай арасында ныклы сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләр урнашуын, яхшы эшлекле элемтәләр җайга салынуын билгеләп үтте. Ике идарә итүче  партия - "Бердәм Россия" һәм Кытай Коммунистлар партиясе линиясе буенча күп кенә уртак чаралар уза. Татарстан ике дәүләтнең төбәкара элемтәләрен үстерүгә зур өлеш кертә.

"Сез Кытайның Казандагы Генераль консуллыгына нигез салынганнан бирле эшлисез, республикабызның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуны ачып, - Казанда КХРның беренче Генераль консулы буларак Сез бу дипломатик эшне бик яхшы эзгә куйдыгыз".

Дәүләт Советы Рәисе җайга салынган хезмәттәшлек системасы алга таба да, яңа Генераль консул килү белән дәвам итәр дигән ышаныч белдерде, ә У Инцинь әфәндегә алга таба дипломатик эшчәнлектә яңа уңышлар теләде. 

У әфәнде республика җитәкчелегенә партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек, шул исәптән парламентара элемтәләр кысаларында Татарстан белән Кытайның багланышларын үстерүдә ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

"Казанда Кытайның Генконсуллыгын ачу Россия белән Кытай хезмәттәшлегенең төбәкара векторын үстерү өчен яхшы нигез салды, - дип билгеләде У Инцинь әфәнде, - бу биш ел эчендә безнең сәүдә-икътисадый элемтәләр бик тиз үсеш алды. Киләчәк хезмәттәшлек өчен дә уңай перспективалар булдырылды». Генконсул Кытай эшмәкәрләренең Россия проектларына инвестицияләр кертү һәм бизнесны үстерү белән бик нык кызыксыналарын, илдә һәм, аерым алганда,  Татарстанда яхшы инвестицион климат булдырылуын билгеләп үтте.

Казанда Кытай Халык Республикасының Генераль консуллыгы 2016 елда ачылды. У Инцинь әфәнде КХРның беренче Генераль консулы булды. Казандагы Консуллык округына Идел буе федераль округының барлык 14 субъекты керә: Оренбург, Пенза, Киров, Түбән Новгород, Самара, Саратов һәм Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Татарстан, Башкортстан, Чуваш, Марий, Удмурт һәм Мордовия республикалары.

Очрашуда татар һәм рус телләрендә законнар текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Римма Ратникова, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар катнашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International