«Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе утырышында тәрбиягә бала алучы гаиләләргә ярдәм мәсьәләләре каралды

2022 елның 8 июле, җомга, 17:18

Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсенең һәм муниципаль район советларының хатын-кыз депутатлар берләшмәләренең уртак  утырышы булды. Анда Дәүләт Советы депутатларының һәм республика муниципаль берәмлекләре советларының үзара хезмәттәшлеге турында килешүләр имзаланды. Моннан тыш, депутатлар республика иҗтимагый оешмаларының «күп балалы гаилә» төшенчәсен киңәйтү турындагы тәкъдиме буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова катнашты.

Утырышта катнашучыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлап, гаиләләргә сәламәтлек һәм иминлек теләп, Татьяна Ларионова “Бердәм Россия” халык программасы кысаларында балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча тормышка ашырыла торган мөһим проектларны билгеләде. "Аерым алганда, Дәүләт Думасы язгы сессиянең йомгаклау утырышында ятим балаларга дәүләттән торак алу өчен теркәлү мөмкинлеген тудыру өчен тору урынын җирле администрация адресы буенча рәсмиләштерү мөмкинлеген  бирә", - диде Дәүләт Думасы депутаты. - Татарстанда, мәсәлән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада ел саен 600 ятим бала тораклы була".

Бүген утырышта республиканың иҗтимагый оешмалары вәкилләре «күп балалы гаилә» төшенчәсен киңәйтү тәкъдиме белән чыктылар. Хәзерге вакытта федераль законнарда нинди гаиләне күп балалы дип санарга дигән төгәл билгеләмә юк. “Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында” 1992 елның 5 маенда чыккан  431 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, региональ хакимият күп балалы гаиләләргә карый торган һәм өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр категорияләрен үзләре билгели.  Татарстанда күп балалы гаилә статусы һәм хокуклары ТР Гаилә кодексының 150 статьясы белән җайга салына, аның нигезендә 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган, шул исәптән уллыкка алынган гаилә күп балалы дип таныла.

 “Шулай итеп тәрбиягә алынган балалар, опекада булган балалар Татарстан Республикасында күп балалы гаилә составында исәпкә алынмый булып чыга, - дип билгеләп үтте үз чыгышында “Без бергә” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Светлана Елакова. - Шул ук вакытта балаларны тәрбиягә алынган гаиләләрнең  "күп балалы гаилә" рәсми статусы булмау үз чиратында аларны күп балалы гаиләләргә бирелә торган кайбер федераль һәм республика ташламаларыннан файдалану хокукыннан мәхрүм итә.

Светлана Елакова сүзләренә караганда, 2022 елның 1 июленә Татарстанда ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар тәрбияләүче 6982 гаилә исәпләнә, шул исәптән 668  гаилә - күп балалы.

"Хатын-кыз депутатлар адресына "күп балалы гаилә" төшенчәсен киңәйтү белән бәйле бик күп инициативалар килә, - дип билгеләп үтте "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, - ТР Гаилә кодексының 150 маддәсенә үзгәрешләргә кагыла торган инициативалар бар, ә бөтен ил территориясендә "күп балалы гаилә" билгеләмәсен бер төсле итәргә  тәкъдим иткән инициативалар да бар, ягъни үзгәрешләр федераль законнарга кагылырга тиеш".

Бүген утырышка күп балалы әниләр дә чакырылган иде, алар депутатларга балаларны тәрбиягә алган гаиләнең нинди проблемалар белән еш очрашуы хакында сөйләделәр. "Безнең тарафтан ТР Гаилә кодексының 150 маддәсенә "күп балалы гаилә" төшенчәсен киңәйтү өлешендә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә, ул  шул исәптән тәрбиягә яисә опекага алынган балалары булган гаиләләргә "күп балалы гаилә" статусын бирүне күздә тота,", - дип йомгаклады чыгышын Светлана Елакова.

Иҗтимагый оешмаларны һәм күп балалы гаиләләрне тыңлаганнан соң, Татьяна Ларионова, бу мәсьәләне Хөкүмәт дәрәҗәсенә чыгарганчы, законнарга үзгәрешләр кертү буенча яңа тәкъдимнәр әзерләү өчен эшче төркем төзергә кирәк, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, Дәүләт Думасы депутаты әйтүенчә, төбәкләрнең уңай тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк.

"Тәрбиягә бала алучы гаиләләр өчен нинди статус билгеләргә кирәклеген аңларга кирәк", - дип ассызыклады Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, - чөнки бирелә торган ташламалар күләме шуңа бәйле".

«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзалары тарафыннан иҗтимагый оешмаларның һәм күп балалы гаиләләрнең «күп балалы гаилә» төшенчәсен киңәйтү турындагы тәкъдиме эшкә алынды.

Бүген утырыш кысаларында «Мәрхәмәт – Милосердие» Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар һәм муниципаль берәмлекләр советларының хатын-кызлар берләшмәләренең үзара хезмәттәшлеге турында килешүләр имзаланды.

«Бүгенге көндә республиканың һәр район советында хатын-кыз депутатлар берләшмәләре булдырылган, - дип билгеләп үтте Алсу Нәбиева, - хәзер гаиләгә, хатын-кызларга, аналарга һәм балаларга кагылышлы социаль юнәлешле инициативаларны алга алып бару эше җайга салыначак һәм нәтиҗәле булачак, дип ышанам».

«Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева билгеләп үткәнчә, килешүләр законнар чыгару эшчәнлеге өлкәсендә мәгълүмат һәм тәҗрибә алмашу, шулай ук берләшмәләр арасында конструктив хезмәттәшлекне ныгыту максатында имзалана.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International