Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан парламентарийларын Корбан бәйрәме белән котлады

2022 елның 11 июле, дүшәмбе, 14:07

Төрекмәнстанның Милли Генгеша Халык Маслахаты (парламенты) рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Корбан бәйрәме уңаеннан котлау телеграммасы юллаган.

«Сезгә ихлас күңелдән изге бәйрәм уңаеннан котлауларымны ирештерәм, - дип билгеләп үтә Гурбангулы Бердымөхәммәдов телеграммада, - сезнең барлык изге теләкләрегез һәм эшләрегез Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителсен. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер һәм бәхет, ә Татарстанның тугандаш халкына тынычлык, иминлек һәм республиканың чәчәк атуын телим”.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International