Фәрит Мөхәммәтшин Лаша Ашуба белән очрашты

2022 елның 11 июле, дүшәмбе, 17:21

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга рәсми делегация составында килгән Абхазия Республикасы Халык Җыелышы (парламенты) рәисе Лаша Ашуба белән очрашты. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Россия-Абхазия стратегик партнерлыгы кысаларында парламентара элемтәләрне үстерүгә ышаныч белдерде. Парламентарийлар шулай ук хезмәттәшлекне киңәйтү, аның яңа формаларын эзләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Фәрит Мөхәммәтшин мәртәбәле кунакка Татарстан Дәүләт Советы, профиль комитетлары һәм алар каршында төзелгән эксперт советлары, парламент комиссияләре,  фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде.

Абхазия парламенты спикеры Татарстан Дәүләт Советының социаль әһәмиятле законнар әзерләгәндә һәм фикер алышканда эксперт бергәлеге белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе белән кызыксынды. Эксперт советлары бүген парламентның барлык сигез комитеты каршында да төзелде һәм эшли. Алар составында - дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни учреждениеләр, профильле берләшмәләр вәкилләре. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, нәкъ менә эксперт бергәлегенә хокук куллануны анализлау функцияләре йөкләнә. Моннан тыш, эксперт советлары әгъзалары аңлату эшләре алып баралар, республика законнарының яңалыклары турында сөйләделәр, татарстанлыларны закон чыгару процессына җәлеп итәләр.

Абхазия Республикасы – Татарстанның мөһим партнерларының берсе, Татарстан белән Абхазия арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында шартнамә 1994 елда ук имзаланган иде. Узган ел Татарстан белән Абхазиянең тышкы сәүдә әйләнеше 17 млн. доллардан артык тәшкил иткән. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, "безнең төбәкара элемтәләрне активлаштыру потенциалы бар". Өстәвенә, бу сәүдә-икътисадый гына түгел, ә парламентара һәм гуманитар хезмәттәшлеккә дә кагыла. Бу тәкъдим Абхазиянең Халык Җыелышы Спикеры тарафыннан тулысынча хупланды.

Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International