КПРФ фракциясе матбугат конференциясе

2022 елның 13 июле, чәршәмбе, 12:24

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе 2022 елның беренче яртыеллыгында эш нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе уздырды. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары әһелләре  белән Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов һәм депутат Фадбир Сафин очрашты.

Журналистларга беренче яртыеллыкта фракциянең эш нәтиҗәләре турында сөйләгәнче, Хафиз Миргалимов күптән түгел генә КПРФ ҮК Рәисе Геннадий Зюгановның Казанга эш сәфәре турында фикерләре белән уртаклашты.

"Утыз ел эчендә беренче тапкыр партия шундый зур состав белән  Татарстанга килде. Алар арасында төбәк бүлекләренең беренче Секретарьлары, Дәүләт Думасының 30 дан артык депутаты һәм башкалар бар, - диде Хафиз Миргалимов. Аның визиты безнең өчен бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга булды. Геннадий Зюганов Татарстан җитәкчелегенә тарихны, мәдәниятне саклау мәсьәләләренә игътибарлы караулары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанның төрле конфессияле һәм мәдәнияте халыкларының бергәләп матур итеп яшәүләре башкалар өчен үрнәк булып торуын билгеләп үтте.

2022 елның беренче яртыеллыгында КПРФ фракциясе Дәүләт Советында 5 фракция утырышы, 2 матбугат конференциясе, 2 түгәрәк өстәл, шулай ук семинар-киңәшмә уздырган.

КПРФ фракциясе депутатлары тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, оешмаларга һәм иҗтимагый берләшмәләргә 180 депутат мөрәҗәгате җибәрелгән.

Республикада 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорын  бюджет формалаштыру эше башланды. Хафиз Миргалимов сүзләренә караганда, КПРФ депутатлары эшләнә торган закон проектына кертү өчен 83 тәкъдим әзерләгән һәм аларны Татарстан Президенты адресына юллаган.

Фракция җитәкчесе халык белән эшләүгә аерым тукталды. «Гражданнарның мөрәҗәгатьләре, республика бюджетын үтәү кебек үк, безнең фракция әгъзалары белән бергә эшли торган төп мәсьәлә, - дип билгеләп үтте Хафиз Миргалимов, - гомумән алганда, бу вакыт аралыгында сайлаучыларның 260 мөрәҗәгатен карадык».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International