Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә

2022 елның 13 июле, чәршәмбе, 16:06

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Кичә республика парламенты башлыгының РФ ФҖ Федерация Советында берничә очрашуы булды. Көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге президенты Александр Шохин белән очрашты. Дәүләт Советы Рәисе Александр Шохин белән ил һәм төбәкләр икътисадына моңарчы күрелмәгән санкция басымы шартларында импортны алыштыру һәм сәнәгать предприятиеләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Бүген Россия Федерациясе Президентының Кремль резиденциясенең Екатерина залында Дәүләт бүләкләре һәм Россия Федерациясе Президенты бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында  губернаторлар һәм субъектлар башлыклары, ил төбәкләренең закон чыгару җыеннары җитәкчеләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре бар иде. Бүләкләрне РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко тапшырды.     

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга иҗтимагый әһәмиятле чараларны әзерләүгә һәм уздыруга керткән өлеше өчен Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International