Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары сайланды

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе, 10:20

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе каралды. Парламентарийлар республика Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профильле комитет тарафыннан хупланган кандидатураларны хупладылар.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп сайлауга кандидатларны Югары суд рәисе урынбасары Эдуард Каминский тәкъдим итте. Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының әлеге мәсьәлә буенча уңай карары белән аның җитәкчесе Шакир Яһудин таныштырды.

Баулы суд районы буенча (2 нче суд участогына)  Светлана Гатиятуллина,  Саба суд районы буенча (1 нче суд участогына) Руслан Нәбиуллин вәкаләтләр вакытын чикләмичә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп сайландылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International