Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы законга үзгәрешләр кертелә

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе, 10:45

Бүген 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы законга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проектын фонд  директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, 2022 елга бюджетның керем өлеше Федераль фонд бюджетыннан бюджетара трансфертлар, республика бюджетыннан бюджетара трансфертлар, узган еллардагы максатчан субсидияләрнең, субвенцияләрнең һәм башка бюджетара трансфертларның калган өлешләрен өстәмә керемнәр һәм кире кайтару хисабына 821,5 млн. сумга арттырылган.

Фонд бюджеты чыгымнары 1,9 млрд. сумга арткан.

Тулаем алганда, кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, 2022 елга ММИ Фонды керемнәре 64 млрд. 600 млн. сум тәшкил итәчәк, чыгымнар - 65 млрд.747 млн. сум. "Фонд бюджеты дефициты 1 млрд.147 млн. сум күләмендә калган акча  хисабына капланачак", - дип ассызыклады Камил Нугаев.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International