Пассажирлар ташу турындагы республика законына үзгәрешләр кертелә

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе, 10:50

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар тарафыннан «Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законны гамәлгә ашыру турында республика Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты кабул ителде.

Хәзер «Татарстан Республикасында автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыруның аерым мәсьәләләре турында» дип аталачак закон проекты дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары арасында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру вәкаләтләрен яңадан бүлү турында яңа маддәләр белән тулыландырыла.

Закон проекты парламентарийлар тарафыннан 15 июньдә беренче укылышта кабул ителгән иде. "Әлеге мәсьәләнең социаль әһәмиятен исәпкә алып, комитет Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, муниципалитетлар һәм ташучылар катнашында киңәшмә уздырды, – диде профиль комитет рәисе  Александр Тыгин. –27 июньгә кадәр без закон проектына төзәтмәләр кабул иттек, әмма алар кермәде. Муниципалитетлар тарафыннан закон проекты бертавыштан хупланды ".

Закон проекты икенче укылышта һәм тулаем депутатлар тарафыннан хупланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International