Капиталь ремонт эшләрен кабул итү актына таләпләр үзгәрә

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе, 11:43

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында республика Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнгән.

Документ күпфатирлы йортта гомуми мөлкәткә капиталь ремонт эшләрен кабул итү актына яңа таләпләр билгели.  Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин аңлатканча, хәзер мондый акт, шул исәптән, җирле үзидарә органы һәм милекчеләре исеменнән эш итәргә вәкаләтле зат тарафыннан имзаланырга тиеш. «Шулай итеп, капиталь ремонт эшләрен кабул итү комиссиясе эшендә җирле үзидарә органнарының һәм милекчеләренең роле үсә», - диде комитет җитәкчесе.

Имзалау тәртибе һәм сроклары, шулай ук мондый актны имзалауда катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге тәртибе субъект тарафыннан билгеләнә.

Закон проекты тарафыннан 2023 елның 1 мартыннан капиталь ремонт эшләрен кабул итү тәртибен һәм срокларын билгеләү өлешендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләре, шулай ук мондый актка кул куюда катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге тәртибе киңәя.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International