Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе, 11:44

Гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты парламентарийлар тарафыннан берьюлы өч укылышта кабул ителде. Үзгәрешләр авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга социаль хезмәтләр исемлеген киңәйтү максатыннан кертелә.

Мәгълүматны тәкъдим иткән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, Татарстан Республикасы законы проекты авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затларны медицина оешмаларына һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә китерү буенча ашыгыч социаль хезмәт күрсәтүне норматив беркетү максатларында эшләнгән.

Өлкән яшьтәге кешеләрне медицина оешмаларына һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына илтеп җиткерү «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында федераль бюджет акчаларына сатып алынган халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең автотранспорты белән гамәлгә ашырыла.

Закон проектында каралган ашыгыч социаль хезмәт бушлай күрсәтеләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International