Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләрен бирү тәртибе төгәлләштерелде

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе, 12:04

Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Җир кодексына өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә җир участогы бирү шартларын төгәлләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

«Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 321  статьяларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итеп, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, федераль закон нигезендә Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары тарафыннан өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарның торак урыннарга мохтаҗ буларак исәптә торырга яисә мондый гражданнарның бу исәпкә куелуы өчен нигезләр булырга тиешлеге турындагы таләп каралуын әйтте.

Татарстан Республикасы Җир кодексына (2011 елның 18 ноябрендәге 90-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы) өстәмәләр кертелгән мизгелдән, өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләрен бирүнең бердәнбер шарты  булып әлеге гражданның түләүсез рәвештә милеккә җир кишәрлеге бирү турында гариза бирелгән вакытка Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәве билгеләнә.

«Әлеге шартлар җир кишәрлеге бирү турындагы гаризаны әлеге закон проекты кабул ителгәч кенә биргән гражданнарга кагыла», - дип ассызыклады Азат Хамаев.

Шул ук вакытта республика территориясендә кимендә биш ел яшәүче яисә торакка мохтаҗлык буенча исәптә тормаган күпбалалы гаиләләр  әлеге гражданнар милкендә булган торак йорт урнашкан җир кишәрлеген түләүсез милеккә алу хокукын саклап кала.

Закон проектында шулай ук өч һәм аннан күбрәк балалары булган гражданнарны  Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясындагы 3 пунктының 1 пунктчасы нигезендә түләүсез җир кишәрлеген алу хокукына ия гражданнар исемлекләренә кертү һәм бу исемлекләрдән төшереп калдыру турында карар кабул итү өчен кирәкле документлар исемлеген төгәлләштерү тәкъдим ителә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International