Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә алу өчен квоталар күләме төгәлләштерелде

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе, 11:43

Бүген Дәүләт Советы утырышында инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Әлеге закон проектын эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле, анда сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау механизмы төгәлләштерелә,

 “Федераль канун белән инвалидлар өчен квоталы эш урыннары саны эш бирүче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә исәпләү билгеләнгән”, - дип билгеләп үтте хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, закон проектын тәкъдим итеп.

Эзерләнгән закон проекты инвалидларны эшкә алу өчен квоталарның процент нисбәтен төгәл билгеләү күздә тота. Хезмәткәрләре саны 35 кешедән 100 кешегә кадәр булган эш бирүчеләр өчен - хезмәткәрләрнең уртача исемлектәге санының 2%ы күләмендә, ә хезмәткәрләр саны 100 кешедән арткан очракта - 3%.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International