Табигатьне саклау өлкәсендәге кайбер законнарга үзгәрешләр кертелә

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе, 13:51

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар Экология кодексына һәм урман законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан ике закон проектын карады. Документлар Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты тарафыннан тәкъдим ителде.

Парламент комитеты җитәкчесе Азат Хамаев хәбәр иткәнчә,  «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» Татарстан Республикасы Законының 1 һәм 3 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 26 мартындагы 71-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә эшләнгән, аның белән закон актлары аерым нигезләмәләренең үз көченә керү сроклары күчерелү белән бәйле. Әлеге үзгәрешләр дәүләт урман реестрын алып бару вәкаләтләренең федераль хакимият башкарма органнарына тапшырылуын билгели.

Азат Хамаев әйтүенчә, ТР Экология кодексына үзгәрешләр шулай ук федераль законнардагы үзгәрешләр белән бәйле һәм РФ субъектларының әйләнә-тирә мохитне саклауга бәйле мөнәсәбәтләр өлкәсендәге дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен корректировкалауга кагыла.

Дәүләт Советы тәкъдим ителгән закон проектларын беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International