Фәрит Мөхәммәтшин тарихи техника халыкара фестивалендә борынгы автомобильләр ретро-раллиена старт бирде

2022 елның 13 августы, шимбә, 13:58

Бүген "Зөя калкулыклары" тау чаңгысы комплексында "Авторетроклуб-21" республика иҗтимагый оешмасы үткәрә торган традицион Халыкара тарихи техника фестивале ачылды. Унбишенче тапкыр үткәрелгән фестиваль кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе, клуб президенты Фәрит Мөхәммәтшин элеккеге автомобильләренең ретро-раллиена старт бирде.

Зөя калкулыкларына килгәч, Фәрит Мөхәммәтшин, фестивальне оештыручылар һәм башка төбәкләрдән килгән авторетроклублар җитәкчеләре белән бергә, элгәреге машиналар һәм мотоцикллар рәтләре буйлап узды. Машина хуҗалары һәм бәйрәм кунаклары белән аралашканда, ул кешеләрнең илебез автосәнәгате тарихы белән кызыксынуы артуга игътибар итте. Авторетроклуб президенты сүзләренчә, фестиваль тагын бер тапкыр безнең автомобиль төзүчеләрнең горурланырлык продукциясе булуны күрсәтә. "Үзебезнекеләр һәрвакыт якынрак, шуңа күрә бу фестивальдә катнашучы "Волга", "Москвич", "УАЗ" барыбызда да горурлык тудыра", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Тарихи техниканың 15нче фестивален ачу тантанасы "Зөя калкулыклары" тау чаңгысы спорт комплексы мәйданында узды. Оештыручыларны, катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин форумның популярлыгы елдан-ел арта баруын билгеләп үтте. "Безнең хәрәкәтнең максаты - илебез автосәнәгате тарихын популярлаштыруга ярдәм итү. - дип билгеләп үтте ул. - Безнең клуб 16 ел эчендә иске автомототехника сөючеләрне берләштерде. Иске "Победа"ларны, "Волга"ларны, "Москвич"ларны, Зис һәм КамАЗларны саклап, без техниканың күп кенә чит ил маркалары белән лаеклы көндәшлек итүен күрсәтәбез. Технологияләрдә беркадәр артта калуга карамастан, без үзебезнең машиналарны булдыра алдык, аларның иң яхшы үрнәкләре бүген монда җыелган. Сезгә бигрәк тә Бөек Ватан сугышы ветераннары аеруча рәхмәтле, алар күз яшьләре белән сугыш чоры машиналары янына киләләр һәм фотога төшәләр".

Фәрит Мөхәммәтшин искә төшергәнчә, 15нче фестиваль катнашучылар саны буенча иң зурысы булды - Татарстанга 300 дән артык машина һәм мотоцикл килде. "Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Кемерово һәм Самара, Саратов һәм Киров, Пермь һәм Екатеринбург, Ярославль һәм Сыктывкар, Чабаксар һәм Йошкар-Ола, шулай ук Таҗикстан кунакларын кайнар сәламлим, - дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга. _ Бу очрашу барыгызга да яңа дуслар, танышлар, фикердәшләр китерсен! Автомобиль сөючеләр исеменнән аеруча Россия автомобиль федерациясе рәисе, безнең ретро-раллиның баш судьясы Игорь Владимирович Суховка аерым рәхмәтемне белдерәм, ул һәрвакыт безнең хәрәкәтне хуплый".

Республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәдә Фәрит Мөхәммәтшин, хәзерге шартларда чит ил машиналары базарының кискен тараюы илебез автомобильләренә һәм технологияләренә ихтыяҗ артуга китерде, дип билгеләп үтте.

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин 28 экипаж катнашкан тарихи автомобиль ретро-раллиена старт бирде. Алар Югары Ослан районы һәм Казан шәһәре буйлап узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International