Депутат Таһир Һадиев Лаеш районында фермер хуҗалыгында булды

2022 елның 19 августы, җомга, 13:25

18 августта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Лаеш муниципаль районында булды. Татар Янтыгы авылында ул "Редькин" крестьян-фермер хуҗалыгының балык үрчетү бүлекчәсе белән танышты.

Фермер хуҗалыгының азык әзерләү базасын карап йөргәндә, Тахир Һадиев бүгенге икътисадый шартларда республикада кешеләрнең эшмәкәрлек активлыгына зур игътибар бирелүен һәм эшлекле инициативаларны гамәлгә ашыруга дәүләт ярдәме күрсәтелүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, балык үрчетү материалын сатып алуга тотылган чыгымнарның 40 процентын каплауга субсидия бирелә. Шулай ук товарлыклы балык һәм балыкның мәрсин төрләренең товар уылдыгын үстерү һәм сату чыгымнарының 20 проценты һәм җитештерү җиһазларына тотылган чыгымнарның 30 проценты да субсидияләнә.

Фермер Евгений Редькин киләчәктә республиканың балык хуҗалыкларының барлык ихтыяҗларын да тәэмин итә алу мөмкинлеге турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта азык-төлек ингредиентлары запасын саклау өчен склад һәм коры азык җайланмасы әзерләнгән. Бодай, борчак, амарант һәм көнбагыш түбеннән торган төп чималны җирле фермерлар җитештерә. "Без терлек азыгы импортын тулысынча алыштыра алабыз, - дип ассызыклады ул. - Ә бәясе буенча безнекеләр 4-5 тапкыр арзанрак булачак. Өстәвенә, чит илдән сатып алу мөмкинлеге бөтенләй ябылды".

"Редькин" хуҗалыгы форель үстерә. Аның буасында 2 меңнән артык балык үрчетү материалы урнаштырылган. Көзге балык тоту нәтиҗәләре буенча Евгений Редькин үзе җитештергән азыкның нәтиҗәлелеген анализларга һәм республикада балык хуҗалыгын үстерү буенча тәкъдимнәрне парламент комитетына тапшырырга ниятли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International