Фәрит Мөхәммәтшин: "Әлмәтнефть" - үз эшенә бирелгән фикердәшләр коллективы"

2022 елның 20 августы, шимбә, 14:21

Бүген Татарстанның нефть башкаласында «Әлмәтнефть»нең 70 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Идарә ветераннарын һәм хезмәткәрләрен республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Чыгышының башында Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау телеграммасын укыды. «Бүген «Әлмәтнефть» - нефть-газ тармагында эшләүнең алдынгы ысулларын үзләштерү өчен иң эре «кара алтын» чыгару үзәге һәм заманча полигон. Шунысы мөһим: предприятиенең үсеше белән республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүче кешеләрнең тормышы да яхшы якка үзгәргән: юллар, йортлар, социаль һәм мәгариф учреждениеләре төзелгән, ишегаллары һәм җәмәгать урыннары төзекләндерелгән. Әлеге истәлекле чик сезнең искиткеч коллективыгызның яңа хезмәт җиңүләренең һәм һөнәри казанышларының чираттагы ноктасы булсын", - диелә ТР Президентының котлау телеграммасында.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, «Әлмәтнефть» 70 ел эчендә илебезнең нефть тармагын төзүгә һәм үстерүгә зур өлеш керткән, икътисадны сугыштан соңгы торгызуда, сәнәгатьне модернизацияләүдә зур роль уйнаган. "Бүген ТР нефть чыгару комплексы - ел саен 32-35 млн тонна чамасы чимал чыгара, шуларның 80%ын "Татнефть" бирә, ул Татарстан бюджетына керемнәрнең өчтән беренә кадәр китерә", - диде парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, мондый нәтиҗәләргә көчле һәм профессиональ коллективтан, булдыклы җитәкчеләрдән башка ирешеп булмас иде, алар нефть промыселы эшенең барлык нечкәлекләрен яхшы беләләр. Парламент җитәкчесе җиде дистә ел эчендә НГТИ җитәкләгән барлык җитәкчеләрне санап чыкты, хезмәт династияләрен билгеләде.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Әлмәттә эшләү турындагы истәлекләре белән уртаклашты. «Әтием «Әлмәтнефть»тә эшләде, мин НГТИда армиядә хезмәт иткәннән соң миңа да шундап эшләргә туры килде. Идарә производствосын автоматлаштыру цехының КИПА слесаре булып эшли башладым, - дип сөйләде Дәүләт Советы Рәисе. - Комсомолда, шәһәр советы башкарма комитетында, партия шәһәр комитетында төрле вазифаларда эшләгәндә, мин бүген дә «Әлмәтнефть»тән чыккан кешеләр белән рәхәтләнеп хезмәттәшлек итәм. Тормыш мәктәбен әлегә кадәр хәтерлим, һәм моның өчен сезгә бик рәхмәтле!"

Истәлекле вакыйга белән идарә коллективын «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Наил Маганов котлады. Ул уникаль тәҗрибәгә, нефть чыгаруда инновацион алымга һәм югары һөнәри осталыкка ия предприятиенең җитештерү һәм социаль уңышларын билгеләп үтте. 

Нефтьчеләрне шулай ук Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, Миргазиян Таҗиев, озак еллар дәвамында “Әльмәтнефть” идарәсе башлыгы булган Җәмил Гыйрфанов котладылар.

Нефть сәнәгате үсешенә зур өлеш керткән ветераннар һәм хезмәткәрләр дәүләт, тармак һәм ведомство бүләкләренә лаек булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International