Марат Әхмәтов телләр буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе, 11:03

7 сентябрьдә Буа муниципаль районында Татарстан халыклары телләренең бүгенге торышы мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов үткәрде.

Пленар утырыш башланыр алдыннан, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарының район башлыклары һәм урынбасарлары, район мәгариф һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләре, шулай ук мәгариф һәм мәдәният министрлары урынбасарлары Исәк  авылында булдылар, анда "И.М.Гыймалов" һәм "Р.С. Хәсәнҗанов" фермер хуҗалыклары эше белән таныштылар, мәчеттә булдылар. Киңәшмәдә катнашучылар белән сөйләшүдә Марат Әхмәтов актив һәм булдыклы кешеләрнең авылны яңадан торгызуда һәм яңартуда аерым ролен билгеләп үтте. "Якташлары өчен эш урыннары булдырып, алар шуның белән авыл тормышын, милли традицияләрне, телне һәм мәдәниятне саклауга да зур өлеш кертә", - диде ул.

Аннары семинарда катнашучылар район үзәгендә сәнгать мәктәбендә, Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә, шәһәрнең үзәк паркында булдылар һәм "Апас, Тәтеш, Буа - театраль дуга" сәнгать фестивале кысаларында үткәрелгән интерактив чарада катнаштылар.

Пленар утырыш район башкарма комитеты бинасында узды.

Марат Әхмәтов үз чыгышында Россиядә мәдәни мирас елы дип игълан ителгән 2022 елда туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләренең актуальлеген билгеләп үтте. Ул районнардагы мәгариф һәм мәдәният органнарының, мәктәп һәм клуб җитәкчеләренең туган телләрне пропагандалау, телләр турындагы законнарны үтәү һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру өчен җаваплылыгын көчәйтергә чакырды.

Семинар-киңәшмәдә Идел аръягы зонасының авыл мәктәпләрендә туган телләрдә – татар, чуваш, мари һәм удмурт телләрендә белем бирү, районнарның рәсми сайтларын ике дәүләт телендә алып бару, милли бәйрәмнәр үткәрү, милли кадрлар әзерләү һәм эшкә җәлеп итү мәсьәләләре каралды.

Киңәшмә ахырында Марат Әхмәтов туган телләрне саклау һәм үстерү буенча иң уңышлы эшләүчеләргә Татар телен  һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссиянең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International