Фәрит Мөхәммәтшин: "Әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау – гаиләнең мөһим миссиясе»

2022 елның 17 сентябре, шимбә, 15:15

Бүген Казанда «Нечкәбил-2022» республика бәйгесе кысаларында Татарстан гаиләләренең «Гаиләнең мәдәни коды» дип аталган фестивале узды. Лауреатларны һәм конкурсның күпсанлы кунакларын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

"Гаилә – ул теләсә кайсы җәмгыятьнең нигезе, һәм бүген залда бик күп бәхетле парлар җыелуы бик тә куанычлы күренеш, – дип басым ясады парламент җитәкчесе, форумны ачып – гаилә кору, балалар үстерү һәм тәрбияләү, аларның уңышларына шатланып яшәү  – бик җаваплы гамәл».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм үстерү гаиләнең мөһим миссиясе булуын билгеләп үтте. "Безнең халыкта «аларның нәселендә булганы юк» дигән гыйбарә бар. Бу телнең, халыкның гореф-гадәтләренең, иң яхшы гаилә традицияләренең буыннан-буынга нәкъ менә гаиләдә тапшырылуы турында сөйли, әлеге кыйммәтләрне саклап калуда гаиләнең роле бәяләп бетергесез», - дип саный республика парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин гаиләләргә, бигрәк тә күп балалыларга һәм тәрбиягә бала алучыларга дәүләт ярдәме мәсьәләләренә аерым тукталды. Татарстанда республика Президенты инициативасы белән җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә торган гаиләләр өчен яңа дәүләт бүләге – "Ата-ана фидакарьлеге" медале гамәлгә куелды. Ел саен Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән бергә республиканың 25 елдан артык кулга-кул тотынып яшәгән иң күркәм гаиләләрен җыеп хөрмәтли.

Дәүләт Советы Рәисе фестивальне оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм муниципаль берәмлек башлыкларына, шәһәр һәм район җитәкчеләренә алга таба да әлеге проектка ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. "Ныклы гаилә, тәрбияле, сәламәт һәм бәхетле балалар – безнең өчен бу, барыннан да элек, алдагы көнгә ышаныч", - дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин һәм барысына да гаилә иминлеге теләде.

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лионова, катнашучыларны сәламләп: «Гаилә – ул һәр кеше кичерергә тиешле бәхет. Һәр гаиләдә барысы да яхшы булсын!"- дигән теләк белдерде.

"Нечкәбил" матурлык, ана һәм гаилә бәйгесенең төп чараларының берсенә әверелгән Татарстан гаиләләре фестивале унҗиденче тапкыр республика җитәкчелеге ярдәме белән үткәрелә. Бу елларда фестивальдә республиканың барлык муниципаль районнарыннан 800 гаилә катнашкан. Быел конкурста республиканың 21 районыннан, шулай ук Казан һәм Чаллыдан 28 гаилә катнаша.

Финал алдыннан «Татарстан – ныклы гаиләләр мәйданы» бәйрәме форматында зона этаплары узган. Аларда 49 гаилә катнашкан. Әниләр көне алдыннан үткәрелә торган бәйгенең финалына бүгенге ярышлар нәтиҗәләре буенча сайлап алынган иң яхшы ун гаилә чыкты.

ВКонтакте интернет челтәрендә һәм социаль челтәрдә фестивальнең турыдан-туры трансляциясе барды, теләгән һәркемгә үзенә охшаган гаилә өчен тавыш бирү мөмкинлеге бирелде

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International