Дәүләт Советы республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына Евгений Варакин кандидатурасын килештерде

2022 елның 23 сентябре, җомга, 10:41

Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Президенты тәкъдим иткән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфасына Евгений Варакин кандидатурасын килештерделәр.

Кандидатны тәкъдим итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, Евгений Варакин яңа постта Татарстан Хөкүмәтенең Россия төбәкләренең дәүләт хакимияте органнары һәм оешмалары белән эшлекле һәм мәдәни элемтәләрен үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.

Евгений Варакин үзе парламент утырышында юк иде,  ул Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча озак вакытлы хезмәт командировкасында. Татарстан Луганск Халык Республикасының иң зур шәһәрләренең берсе булган Лисичанскины торгызуда ярдәм итә. «Хәзерге вакытта Евгений Варакин анда һәм куелган бурычларны хәл итә, - дип искәртеп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, - безгә әлеге территориядә Татарстанны тәкъдим итәчәк компетентлы һәм тәҗрибәле кеше кирәк».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International