Аерым комитетлар составына үзгәрешләр кертелә

2022 елның 23 сентябре, җомга, 10:55

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының яңа сайланган депутатлары Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча парламент комитетларында эшләячәк.

«Бүген Дәүләт Советының яңа сайланган депутатлар үзләрен  парламент комитетлары составына кертү турында гариза бирделәр. Дмитрий Анисимов Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетына, Рима Мөхәммәтшина Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетына керәчәк, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. - Ике комитетның да саны әлеге комитетлар составына яңа сайланган депутатларны кертергә мөмкинлек бирә».

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 11 сентябрендә   Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар бер мандатлы ике сайлау округы буенча узды. 7 нче Ибраһимов бермандатлы сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп Рима Мөхәммәтшина, 14 нче Пионер бермандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутаты итеп Дмитрий Анисимов сайланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International