Инвестиция эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2022 елның 23 сентябре, җомга, 14:56

Парламентарийлар тарафыннан берьюлы өч укылышта Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде, аны Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин тәкъдим итте.

«Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.

226-ФЗ номерлы Федераль закон белән капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру өлкәсендә Россия Федерациясе субъект дәүләт хакимияте органының вәкаләтләре төгәлләштерелә.

Әлеге закон проекты белән тәкъдим ителгән шундый ук үзгәрешләр «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына кертелә, аерым алганда, башкарма хакимият органнарының вәкаләтләре, шулай ук капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турында килешү кысаларында инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү шартлары төгәлләштерелә.

Моннан тыш, закон проекты гамәлдәге Законда кулланыла торган терминологияне федераль законга туры китерүгә юнәлдерелгән, ә атап әйткәндә, "алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе" төшенчәсе "алгарышлы үсеш территориясе" төшенчәсе белән алмашына.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International