Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Волейбол федерациясе президенты кубогына турнир ачты

2022 елның 30 сентябре, җомга, 14:58

Кукмараның “Барс Арена” спорт комплексында республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Татарстан Волейбол федерациясе президенты IX кубогының финал уеннары узды. Уеннарны ачу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе, Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе, уеннарда катнашучыларны, район җитәкчелеген, ярышларны оештыручылар һәм җанатарларны сәламләп, әлеге спорт төренең бик нык популярлашуын билгеләп үтте. “Волейбол безнең республикада гына түгел, ил буенча да актив төстә үсә. Хәзерге вакытта Кубокның предприятиеләр һәм авыл районнары арасында иң зур волейбол турнирына әйләнүен шикләнмичә әйтергә мөмкин, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Ярышларда катнашучылар үзләренең коллективы, районы, уку йорты мәнфәгатьләрен ничек якларга кирәклеген күрсәтә”.

Ул шулай ук хәзерге вакытта республикада әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылуын искәртте. “Моннан бер атна элегрәк кенә Казанда тагын бер зур турнир – I Гомумроссия Мәктәп волейбол лигасы төгәлләнде”, – дип искә төшерде ул.

Волейбол федерациясе президенты журналистлар белән дә аралашты. Аның әйтүенчә, команда спорты берләштерә, ватанпәрвәрлек рухы тәрбияли. “Бүгенге катлаулы чорда егетләрнең һәм җанатарларның җыелыша алуы, хәтта балалары  белән яшь аналарның да залга   килеп утыруы коллективизм, бердәм команда рухы турында сөйли, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Минемчә, волейболны, Татарстан Мәктәп волейбол лигасын, авыллар һәм сәнәгать предприятиеләре арасындагы ярышларны үстереп, без республикада яшәүчеләрнең сәламәтлеген ныгытабыз, аларга спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирәбез”.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан волейбол федерациясе исеменнән Кукмара муниципаль районының волейбол активына спорт инвентаре, шулай ук Рәхмәт хатлары тапшырды.

Турнирны ачу тантанасы тәмамлангач, спорт комплексы холында Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы Сергей Димитриев озатуында башка спортчылар - 2021-2022 еллар сезонында «Кэс-Баскет» Мәктәп баскетбол лигасы Суперкубогы ияләре белән очрашты. «Безнең балалар баскетбол лигасында беренче урынны алды. Без моңа бик шат. Бу тагын бер тапкыр балаларның омтылышларын хупларга, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга һәм халыкны яңа җиңүләргә рухландырырга тиешлегебез турында сөйли», - диде  Сергей Димитриев.

Волейбол федерациясе президенты кубогына финал ярышларында барлыгы 8 команда катнашты. Сәнәгать предприятиеләре арасыннан – “Татхимфармпрепараты”, “Газпром трансгаз”, “Татэнерго”, “Казань-восток-сервис”. Ә инде авыл районнары командалары арасында Саба, Мамадыш, Актаныш һәм Буа районнарының үзешчән спортчылары ярышты.

Сәнәгать предприятиеләре һәм авыл муниципаль районнары арасында волейбол федерациясе президенты кубогы 2014 елдан бирле уздырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International