Казанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

2022 елның 1 октябре, шимбә, 19:05

Бүген Казанда, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Үз иҗади номерларын фольклор һәм халык коллективлары, вокаль дуэтлар һәм Татарстанның атказанган артистлары тәкъдим итте. Залда җыелучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов котлады.

"Бүген үзенчәлекле бәйрәм, ул буыннар чылбырын символлаштыра. Хәзерге буын - җитлеккән һәм яшь кешеләр - безнең өлкән буынга лаеклы булу өчен зур сынау уза. Алар  сугыш чоры кешеләре, аеруча күп авырлыклар  күрделәр.  Нинди генә чорда яшәсәк тә без өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәт итәргә, аларга  игътибарны артырырга тиеш», - дип басым ясады Марат Әхмәтов.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, дәүләт һәм җәмәгатьчелек өлкән буын алдында бурычлы, өлкән буын - Татарстанның алдынгы төбәк буларак формалашуында зур роль уйнаган фидакарь һәм ватанпәрвәр кешеләр.

«Өлкән буын илне яңадан торгызды һәм бүгенге көндә республикабыз үсеш алган нигезне салды. Бүген мәрхәмәтлелек һәм хөрмәт бәйрәме билгеләп үтелә. Һәркайсыгыз һәрвакыт яратылып һәм кайгырту тоеп яшәсен», - дип теләде Марат Әхмәтов.

Татарстан пенсионерларына котлау сүзләре белән шулай ук Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да мөрәҗәгать итте. «Һәр елны көзен без сезнең белән җылы, дустанә шартларда очрашабыз, – диде ул, – шулай ук аерым рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез, сезнең тормыш тәҗрибәгез, зирәклегегез, бер-беребезгә мөнәсәбәтегез, Ватанга булган мәхәббәтебез безнең өчен беркайчан да булмаганча үзенчәлекле үрнәк булып тора».

Хәзерге вакытта Татарстанда 914 мең өлкән яшьтәге кеше яши, бу – республикада яшәүче һәр 4-нче кеше.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International