«Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия оештыра

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе, 09:04

Чәршәмбе, 5 октябрьдә сәгать унда республикада өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак.  «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил татарстанлыларның мөрәҗәгатенә җавап бирәчәк.

"Хатын-кыз игътибары" кайнар линиясе Өлкәннәр декадасына уза, аның төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, аларга ярдәм күрсәтү. Октябрь аенда республикада шулай ук Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар, шул исәптән, өлкән кешеләргә матди, социаль-көнкүреш, психологик һәм башка ярдәм күрсәтү буенча хәйрия чаралары һәм акцияләр үткәреләчәк.

Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71,  7(939)345-37-50 (WhatsApp сораулары өчен).

Шалтыратулар һәм хәбәрләр 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International