Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты финанс пирамидалары төзүне профилактикалау мәсьәләләрен карады

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе, 13:29

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар берничә закон проекты һәм контроль мәсьәләләрен карады. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

ТР Югары суды Рәисе урынбасары Эдуард Каминский тәкъдиме буенча комитет ТР Алабуга суд районы буенча 3 нче суд участогына Эльнар Гиниатуллинны җәмәгать судьясы итеп сайлау турында мәсьәләне карады. Депутатлар кандидатураны хуплады һәм ТР Дәүләт Советына аны вәкаләтләр срогын чикләмичә сайларга тәкъдим иттеләр

Татарстан Республикасы территориясендә финанс пирамидалары булдыруны профилактикалау мәсьәләсе буенча мәгълүмат белән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы урынбасары Марат Сафиуллин һәм Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлеге җитәкчесе Станислав Столяров чыгыш ясады.

Тәкъдим ителгән мәгълүматлардан күренгәнчә, агымдагы елның узган чорында «Гранд Консалтинг Групп», «Finiko», «Агрорусь», «Файненшнл Траст», «Inmonix», «Phoenix trade», «Trust Invest Capital», «Друзья по жизни» кебек финанс пирамидаларын оештыручыларга һәм вәкилләренә карата 16 җинаять ачыкланган. "Гранд Консалтинг Групп" һәм "Finiko" финанс пирамидаларына карата җинаять эшләре кузгатылган.

Оператив эшләр нәтиҗәсендә башка җинаятьчел бергәлекләр ачыкланган. Алар арасында «Агрорусь» кредит кулланучылар кооперативы, «Гранд Консалтинг Групп» ҖЧҖ, «Глобал Юнион» ҖЧҖ, «Голден Булл» ҖЧҖ һәм «МаксТрейдПрофит» ҖЧҖ, «Phoenix trade» инвестиция компаниясе, «Файненшнл Траст» ҖЧҖ һәм башкалар.

Тикшерү бүлекчәләрендә тагын 16 финанс пирамидасына карата җинаять эшләре бар. Алар буенча 13,4 мең граждан зыян күргән, китерелгән зыян суммасы 3 млрд сумнан артык.

"Триумф-НК" торак кооперативы җитәкчеләренә карата җинаять эшләре кузгатылган, алар кертелгән акчаларның процентларын түләү, шулай ук фатирлар бирәбез дип  400 млн сумнан артык акча үзләштергәннәр.

РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча Югары Ослан муниципаль районының Октябрь авыл җирлеге советы депутатына карата җинаять эше кузгатылган, ул "WhatsApp" аша акчаларны урлау максаты белән гражданнарны ялгыш юлга керткән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматын кабул итеп, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгына гражданнарның белем дәрәҗәсен күтәрү һәм аларга мошенниклардан саклану ысуллары турында мәгълүмат бирү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашырырга тәкъдим итте. Шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә ТР Президентының ТР Дәүләт Советына 2021 елның 8 октябрендәге Юлламасы нигезендә «профилактик чаралар үткәргәндә  һәм финанс пирамидалары эшчәнлеген башлангыч этабында туктату мәсьәләләрендә алданрак эшләргә, катырак позиция биләргә» тәкъдим итте.

Сорау буенча фикер алышуда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, депутатлар Игорь Бикбов һәм Илдар Шамилов катнашты. Алар финанс пирамидалары барлыкка килү сәбәпләре һәм аларга каршы көрәш перспективалары белән кызыксындылар.

Республика бюджеты проектын карауга күчкәч, депутатлар социаль-икътисадый үсеш фаразы белән таныштылар. Аны комитет утырышында республика икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, фараз формалашуга моңарчы күрелмәгән тышкы санкцион чикләүләр тискәре йогынты ясый. Алар басымы астында экспорт һәм импорт күләме, технологияләр кертү, сәүдә әйләнеше, логистика һәм икътисадның башка өлкәләренең мөмкинлекләре кими. 2022 елның фаразлау нәтиҗәләренә караганда, ел ахырына республиканың тулай төбәк продукты 3,7 трлн сумнан артык тәшкил итәчәк. Киләсе өч елда аның үсеше ел саен бер проценттан да кимрәк булыр дип фаразлана.

Киләчәктә республиканың сәнәгать предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итүне Олег Пелевин иң мөһим бурыч дип атады. Шулай ук инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә, халыкның мәшгульлеген тәэмин итәргә, муниципаль районнарда индустриаль паркларны үстерергә, федераль милли проектлар һәм республика дәүләт программалары үтәргә кирәк.

"2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына ТР бюджеты турында" ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова тәкъдим итте, ул депутатларга турыдан-туры парламент Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты җитәкли торган бүлекләр буенча бюджет чыгымнары турында җентекләп мәгълүмат бирде.

“Ил оборонасы” бүлеге буенча Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары 2023 елга 167,8 млн сум, 2024 елга 174,4 млн сум, 2025 елга 180,5 млн сум күләмендә планлаштырыла.

“Ил иминлеге һәм хокук саклау эшчәнлеге” бүлеге буенча Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары 2023 елга 2,4 млрд сум, 2024 елга - 2,3 млрд сум, 2025 елга - 2,4 млрд сум каралган.

“Халыкны һәм территорияне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгы” бүлекчәсе чыгымнары 1,5 млрд сум күләмендә каралган.

Татарстан Республикасы бюджетында 2023 елга “Суд системасы” бүлекчәсе буенча 614,4 млн сум күләмендә ассигнованиеләр каралган. Шул исәптән республика җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлеген тәэмин итүгә - 513,1 млн сум, җәмәгать юстициясе институтын үстерү чараларын гамәлгә ашыруга - 52,6 млн сум, Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) милкендәге социаль һәм инженерлык инфраструктурасына инвестицияләр һәм капиталь ремонт - 48,4 млн сум. 2024 елга «Суд системасы» бүлекчәсе буенча Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары күләме 621,6 млн сум, 2025 елда - 583,5 млн сум.

«Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруга 2023 елда 2,7 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре планлаштырылган.

Утырышта бюджет проектына министрлыклар һәм ведомстволар тәкъдимнәре белән Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгы урынбасары Александр Мищихан, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросы башлыгы Марат Тимерҗанов һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокукый мәсьәләләр һәм җәмәгать контроле комиссиясе рәисе Андрей Королев чыгыш ясады.

Комитет закон проектына уңай нәтиҗә кабул итте.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International