Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясе Генераль советының Халыкара хезмәттәшлек буенча комиссиясе утырышында чыгыш ясады

2022 елның 7 октябре, җомга, 12:18

Бүген "Бердәм Россия" партиясе Генераль советының Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илдәге ватандашларга ярдәм буенча комиссиясе утырышы узды, ул Азия-Тын океан төбәге илләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә багышланган иде. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Комиссия утырышын ачып, аның рәисе, РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров хәзерге халыкара шартларда илебезнең Азия илләре белән икътисади, парламентара, партияара хезмәттәшлеге аеруча актуальләшүенә басым ясады. "Дөнья сәясәте үзәге Евроатлантикадан Евразиягә һәм Азия-Тын океан төбәгенә күчә, - дип билгеләде ул. - Бу юнәлеш хәзерге вакытта министрлык эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып кала. Бу төбәкләр белән эшлекле һәм партнерлык мөнәсәбәтләре үсешенә "Бердәм Россия" партиясе зур өлеш кертә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Азия-Тын океан төбәге илләре белән хезмәттәшлек үзенчәлекләре турында комиссия утырышында чыгыш ясаганда, әлеге макрорегион белән горизонталь һәм диагональ багланышлар төзүнең бай тәҗрибәсен билгеләп үтте. "Кытай Халык Республикасы безнең белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәгариф, мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә күптәннән һәм тыгыз хезмәттәшлек итә, - диде ул. - 5 елдан артык инде  Кытай Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерлары унлыгына керә. Хезмәттәшлекнең гуманитар юнәлеше арта. Татарстан югары уку йортларында КХРдан 1 728 студент укый, аларның саны туктаусыз үсә. 2014 елдан башлап Пекинда Россиянең сәүдә вәкиллеге составында Татарстан Республикасының Сәүдә-икътисадый вәкиле эшли, ә 2016 елдан Казанда Кытайның Генераль консуллыгы эшли. Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе субъектларының берсе буларак, Идел буеның Россия регионнары һәм КХРның кайбер провинцияләре арасында «Идел - Янцзы» төбәкара хезмәттәшлекнең уникаль форматын эшләтеп җибәрүгә  үз өлешен кертә". "Бердәм Россия"нең Кытайның Коммунистлар партиясе белән   хезмәттәшлеге турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин парламент делегацияләре белән алмашуның нәтиҗәлелеген ассызыклады. "Соңгы биш елда гына да безнең республикага Халык вәкилләре җыелышының даими комитеты рәисләре Чжан Дэцзян, аннары Ли Чжаньшу җитәкчелегендә югары парламент делегацияләре килде, - диде ул. - Казанда югары дәрәҗәдә Россия-Кытай эшлекле форумы һәм идарә итүче сәяси көчләрнең – "Бердәм Россия" һәм Кытай Коммунистлар партиясенең партияара диалогы уздырылды.

Без шулай ук партия дискуссиясе раундларында катнаштык, шул исәптән Пекинда, Шанхайда, Циндао, Фучжоуда. "Бердәм Россия" һәм Кытай Коммунистлар партиясенең яшь активистлары диалогы дәвам итә.

Әмма хезмәттәшлек итүче Азия-Тын океан төбәге илләре Кытай белән генә чикләнми. Соңгы елларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика делегацияләре Япония, Корея, Малайзия, Сингапур, Вьетнам, Мьянмага сәфәр кылды.  Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу илләр дә безнең белән кызыксына. Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, алар белән муниципалитетара элемтәләрне дә барларга кирәк.

Утырышта шулай ук Сахалин өлкәсе губернаторы Валерий Лимаренко, Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко, Халыкара хезмәттәшлек буенча комиссия рәисе урынбасарлары Андрей Климов һәм Евгений Иванов чыгыш ясадылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International