Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзалары бюджет турындагы закон проектын хуплады

2022 елның 7 октябре, җомга, 16:41

Бүген Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты турында закон проекты каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина катнашты. Утырышны профиль комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова үткәрде.

Икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразы турында сөйләде. Республика бюджетының профильле комитет карамагына караган төп параметрларны финанс министры урынбасары Оксана Кисапова ирештерде.  

2023 елда "Мәгариф" бүлеге буенча чыгымнарның берләштерелгән күләме 128,6 млрд. сум дәрәҗәсендә планлаштырылган, шул исәптән республика бюджеты хисабына - 78,4 млрд. сум. Акчалар республиканың мәгариф учреждениеләрен финанслауга, башлангыч сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итүгә, матди-техник базаны яңартуга, педагогик хезмәткәрләргә, яшь белгечләргә грант ярдәменә һәм башка юнәлешләргә юнәлдереләчәк.

Мәдәният һәм кинематографияне финанслауга 2023 елда берләштерелгән бюджет буенча - 17,3 млрд. сум, республика бюджетында - 10,1 млрд. сум каралган. Акчаларны грантлар бирүгә, китап фондларын туплауга, иҗади берлекләргә ярдәм итүгә, музейларны, театрларны, циркны, китапханәләрне, иҗат коллективларын тотуга юнәлдерү планлаштырыла.

“Гомумдәүләт мәсьәләләре” бүлеге буенча киләсе елга “Фундаменталь тикшеренүләр” һәм “Гомумдәүләт мәсьәләләре өлкәсендә гамәли фәнни тикшеренүләр” бүлекчәләре буенча чыгымнар 732,4 млн. сум күләмендә каралган.

«Массакүләм мәгълүмат чаралары» бүлеге буенча бюджет ассигнованиеләре 2023 елга 1,7 млрд. сум күләмендә планлаштырылган.

Докладларны тыңлап, комитет әгъзалары сорауларга күчтеләр. Депутат Рамил Төхвәтуллин бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы индексацияләнәчәкме дип сорады. Икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан 10% дәрәҗәсендә үсеш планлаштырыла.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина яңа мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләре төзелешенә бюджетта акча планлаштырыламы, дип кызыксынды. «Киләсе елда федераль программа буенча республикада өч гомуми белем бирү мәктәбе төзү планлаштырыла, - диде мәгариф министры урынбасары Рамил Хәйруллин. - Казанда Раис Гәрәев урамында мәктәп ачарга планлаштырабыз, тагын берсе Яр Чаллыда һәм Арчада».  Лилия Маврина шулай ук профильле министрлыкларга,  балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә булачак ихтыяҗны исәпкә алу өчен, торак комплексларын төзүчеләр белән тыгыз эш алып барырга тәкъдим итте.

Профильле комитет әгъзалары, бюджетның республиканың социаль-икътисадый үсеше өстенлекләре нигезендә тормышка ашырылуын билгеләп үтеп,  2023 елга, 2024 һәм 2025 елларның план чорына бюджет турындагы закон проектын хуплау тәкъдиме белән чыктылар.

Моннан тыш, комитет әгъзалары комитетның 2022 елның IV кварталына эш планы турында фикер алыштылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International