Киләсе елга республика бюджеты кабул ителде

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе, 10:00

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының бишенче утырышында «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты II укылышта һәм тулаем кабул ителде.

2020 елга бюджет керемнәре 270 млрд. 70 млн. 246,8 мең сум, чыгымнар 273 млрд. 213 млн. 187,1 мең сум тәшкил итә. Дефицит 3 млрд. 142 млн. 940,3 мең сум дигән сүз.

Закон проектына ТР Министрлар Кабинетыннан, парламентарийлардан 420 төзәтмә кабул ителгән. 28 төзәтмә төшереп калдырылган.  Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, төзәтмәләр нигезендә, керем һәм чыгымнар белән бюджет акчасы 5,1 млрд. сумга артуын билгеләп узды.

2021 елга бюджет кереме 274 млрд. сум, чыгымнар 276,9 млрд. сум, дефицит 2,8 млрд. сум булыр дип фаразлана.

2022 елга фараз түбәндәгечә: керемнәр 280 млрд. сум, чыгымнар 282,6 млрд. сум, дефицит 2,6 млрд. сум булыр дип көтелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International