Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарга: "Сез халкыбызның җаны булып торасыз"

2022 елның 14 октябре, җомга, 13:18

14 октябрьдә Татар дәүләт филармониясе залында Республика ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының 35 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Республика ветераннарын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Үзенең котлавында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан иҗтимагый тормышында ветераннар оешмасының зур ролен билгеләп үтте. "Ветераннар оешмасы республика язмышына, Татарстан һәм Россия халкының иң яхшы традицияләренә битараф булмаган өлкән буын кешеләрен берләштерә, - диде ул. - Шуңа күрә без сезнең эшегезне югары бәялибез һәм сезне күпмилләтле халкыбызның җаны дип саныйбыз. Сезнең хезмәт белән республикабызның куәтле икътисады төзелде, сезнең кулларыгыз аның социаль-икътисадый үсешенә нигез салды. Фидакарь хезмәтегез, бәяләп бетергесез тәҗрибәгез һәм республика тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бүген республикада 900 меңнән артык өлкән кеше яши. Бу елларда ветераннарның республика советы республиканың иң массакүләм һәм абруйлы иҗтимагый оешмаларының берсенә әверелде. Районнарда һәм шәһәрләрдә 55 җирле совет төзелгән, аларда 45 мең активист исәпләнә. Оешма ветераннарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча системалы эш алып бара, авыр ситуацияләрдә янәшә калып, "көмеш яшендәге" кешеләргә актив һәм кирәкле булып калырга, яңаларын табарга ярдәм итә".

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый кыйммәтләрне, гореф-гадәтләрне, телләрне һәм мәдәниятләрне тапшыруда ветераннарның роле бәяләп бетергесез. "Бигрәк тә, әлбәттә, "Балкыш" - "Сияние" уникаль фестиваленең роле зур, ул 10 ел инде сезнең хәрәкәтнең якты бренды булып тора, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. - Быел фестиваль оешманың 35 еллыгына багышланды һәм үз мәйданчыкларында 25 меңнән артык башкаручы җыйды. Ә аның аша 100 меңнән артык талантлы ветераныбыз үтте".

Республика җитәкчелеге тарафыннан ветераннар хәрәкәтенә ярдәм итү, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, президент программаларын уңышлы гамәлгә ашыруга бәйле. Әлеге программалар аша бакчачыларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтелә, ветераннарга ял итү, аларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү мөмкинлекләре киңәя, “Өченче яшьтәге университет” уңышлы эшли, компьютер белеме нигезләренә өйрәтү гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта республика ветераннар оешмасының урыннардагы барлык бүлекләре оештыру техникасы белән җиһазландырылган.

Фәрит Мөхәммәтшин ветераннар активына актив җәмәгать эшчәнлеге һәм киләчәк буыннар өчен җаваплылык хисе өчен рәхмәт белдерде. "Сезнең гражданлык позициягез сайлаулар, аңлату һәм исәп алу кампанияләре вакытында аеруча ачык чагыла, - дип билгеләде ул. - Безнең өчен бу бик мөһим һәм гыйбрәтле. Без сезгә тормыш тәҗрибәсе, зирәк киңәшләрегез, үрнәк эшләрегез өчен рәхмәтле".

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин республика ветераннар хәрәкәте активистларына һәм районнардагы ветераннар оешмалары җитәкчеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Тантаналы чарада Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International