Фәрит Мөхәммәтшин Илсур Метшинны БМОның Җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты президенты итеп сайлануы белән котлады

2022 елның 14 октябре, җомга, 15:53

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәре мэры, шәһәр Думасы Рәисе Илсур Метшинга Берләшкән милләтләр оешмасының Җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты президенты вазыйфасына сайлануы уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

«Көньяк Кореяның Тэджон шәһәрендә узган  Җирле һәм төбәк хакимиятләренең бөтендөнья конгрессы утырышы барышында чит ил коллегаларыгыз күрсәткән ышаныч – Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз һәм хәзерге заман шәһәрләре һәм муниципалитетлары проблемаларын тирәнтен аңлавыгызның ачык дәлиле, - дип басым ясаган Фәрит Мөхәммәтшин, - Сезнең энергиягез, инициативалы булуыгыз һәм тәҗрибәгез киләчәктә дә дөньякүләм аренада Россия Федерациясенең абруен ныгытуга, җирле үзидарәнең ролен күтәрүгә, стратегик партнерлыкны үстерүгә һәм халыклар арасында һәрьяклы элемтәләрне киңәйтүгә юнәлтелер дип ышанам».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International