Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубын Россия Суперкубогында җиңүләре белән котлады

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе, 17:52

ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин һәм волейбол клубы җитәкчелеге адресына ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау телеграммасы килде.

Рөстәм Миңнеханов спортчыларга, тренерлар штабына һәм Татарстан өчен әһәмиятле булган әлеге вакыйгага үз өлешен керткән барлык кешеләргә  рәхмәт белдерде.

"Сезне Россия Суперкубогы өчен матчта искиткеч җиңү белән котлыйм. Әлеге турнир тарихында безнең команданың инде икенче мактаулы трофей алуы сөендерә. Сез гаять зур осталык һәм ныклык күрсәтеп үзегезне кулга алдыгыз һәм  илебездә иң яхшылардан  булып, Татарстан волейбол мәктәбенең югары абруен расладыгыз”, - диелә котлау телеграммасында.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International