2020-2022 елларга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты параметрлары расланды

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе, 12:10

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының бишенче утырышында «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» закон проекты каралды.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев закон проектын икенче укылышка әзерләү барышында кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә "2020 һәм 2021 елга республика бюджетыннан бюджетара трансфертлар медицина ярдәме күрсәтү өчен авиация хезмәте күрсәтүне тәэмин итү буенча финанслау чыгымнарына арттырылды һәм мәҗбүри медицина иминиятенең база программасына кертелмәгән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә киметелде. Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлар күләменең кимүе бюджет классификациясенең тиешле кодлары буенча Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының чыгым өлешендә исәпкә алынды",  – дип белдерде.  

2020 елга Фондның нормалаштырылган иминият запасы акчалары яңадан бүленәчәк һәм җан башына дифференциацияләнгән нормативлар буенча мәҗбүри медицина иминиятен финанс белән тәэмин итүгә юнәлдереләчәк.

2020 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының керемнәр һәм чыгымнар суммасы – 57 646 671,3 мең сум дип кабул ителде.

2021 елга керемнәр һәм чыгымнар 60 695 778,2 мең сум, 2022 елга – 63 609 726,3 мең сум булыр дип фаразлана. Бюджет кытлыгы планлаштырылмый.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International