КПРФ фракциясе утырышы

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе, 09:27

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды. Депутатлар парламентның утыз алтынчы утырышының көн тәртибе мәсьәләләрен карадылар һәм республиканың 2023 елга бюджетын формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.

КПРФ фракциясе 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты турында закон проектын әзерләү чорында үз тәкъдимнәрен кертте. Фракция әгъзалары закон проекты өстендә эшләү барышында башкарма хакимият органнары һәм муниципалитетлар белән багланышларның конструктив булуын билгеләп үттеләр. 

Фракция утырышында шулай ук матбугат конференцияләре һәм түгәрәк өстәлләр уздыру планнары каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International